Руфина Гашева

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Гашева Руфина Сергеевна (19212012) — 46 нчы гвардия төнге бомбардировка авиация полкының эскадрилья штурманы (325-нче төнге бомбардировка авиация дивизиясе, 4-нче һава армиясе 2-нче Белорус фронты), гвардия өлкән лейтенанты. Советлар Союзы Герое (1945).

Руфина Гашева
Туган телдә исем рус. Руфи́на Серге́евна Га́шева
Туган 14 октябрь 1921(1921-10-14)
Верхнечусовские Городки[d], Пермь өязе, Пермь губернасы, РСФСР[d]
Үлгән 1 май 2012(2012-05-01) (90 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Вострәков зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре очучы, профессор, мөхәррир
Эш бирүче Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясе[d] һәм Военное издательство[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Михаил Степанович Пляц[d][1]
Балалар Vladimir Pliats[d] һәм Marina Pliats[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Битва за Кавказ[d], Керченско-Эльтигенская десантная операция[d], Крымская операция[d], Могилёвская операция[d], Белостокская операция[d], Osovets Offensive[d], Восточно-Померанская операция[d] һәм Берлин өчен сугыш
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]

Биографиясе үзгәртү

Руфина Гашева 1921 елның 14 октябрендә Пермь губернасының Пермь өязендә Верхнечусовские Городки авылында (хәзер Пермь краеның Чусовский районында кала тибындагы бистә) укытучы гаиләсендә туган. 1922 елда гаилә анасының туган ягына - Горький өлкәсе Чкалов районындагы Катун авылына күчеп килә. 1923 елда, атасы вафат булганнан соң, Руфина әнисе белән Уралга китә.

1930 елда Гашева Руфина Мәскәүгә килә, анда биш сыйныф тәмамлый, шунда Гашева снайперлар мәктәбенә укырга керә һәм комсомол сафына алына.

1941 елда Руфина Гаева Мәскәү дәүләт университетында механика-математика факультетының ике курсын тәмамлый. Өченче курста, 1941 елның октябрь аенда Гашева 46 нчы гвардия төнге бомбардировка авиация полкына тәгаенләнүгә ирешә. 1942 елда Гашева Энгельс хәрби авиация пилотлар мәктәбе янында штурманнар курсын тәмамлый.

1944 елның декабренә Гашева дошманның тере көченә һәм хәрби техникасына зур зыян китереп, 823 хәрби очыш ясый. Ике тапкыр дошман зенитчигы тарафыннан бәреп төшерелә.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 23 февралендәге указы белән гвардия өлкән лейтенанты Руфина Сергеевна Гашевага «немец илбасарлары белән сугыш фронтында командованиенең хәрби заданиеләрен яхшы үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыклары өчен» Ленин ордены белән «Алтын Йолдыз» медале (№ 4853) тапшырылып Советлар Союзы Герое исеме бирелә[2].

Сугыштан соң үзгәртү

1952 елда Чит ил телләре хәрби институтын тәмамлый. Бронетанк гаскәрләренең хәрби академиясендә 1957 елга кадәр инглиз теле буенча өлкән укытучы булып эшли. 1956 елданмайор дәрәҗәсендә запаста.

Руфина Гашева запаска чыкканнан соң СССР оборона министрлыгы нәшриятында өлкән контроль мөхәррире булып эшли. Мәскәүдә яши һәм яшьләрне патриотк тәрбияләүдә катнаша.

2012 елның 1 маенда вафат була. Мәскәүдә Востряков зыяратында җирләнә.

Бүләкләре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

2018 елда Мәскәүдә Флот урамының 28-нче йортына очучы Руфина Гашевага мемориаль тактаташ куела.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Ночные ведьмы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://zwezda.su/society/2020/vremya_vlasti_nochnykh_ved_m_letchitsy_polka_bombardirovshchikov_sovershali_po__boevykh_vyletov_v_sutki_948
  2. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 23 февраля 1945 года. С. 1 архив күчермәсе, Archived from the original on 2017-09-27, retrieved 2021-09-21 , С. 2, № 26 архив күчермәсе, Archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-09-21 .

Әдәбият үзгәртү

  • Аронова Р. Е. — «Ночные ведьмы». Саратов, 1983. — 116 с.
  • Ракобольская И. В., Кравцова Н. Ф. — «Нас называли ночными ведьмами». М.: Изд-во МГУ, 2005. — 336 с.

Сылтамалар үзгәртү