Рус теле көне (рус. День русского языка) — рус теленә багышланган халыкара көн, 2010 елда БМО тарафыннан гамәлгә куела, 6 июньдә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә[1].

Рус теле көне
Кабул ителү урыны Россия
Башлана 6 июнь

2011 елның 6 июнендә Россия Федерациясе Президенты Д. А. Медведев тарафыннан «Рус теле көнен билгеләү һәм ел саен, 6 июньдә, бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы А. С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтү» турында Указ имзалана[2].

6 июньдә бөтен Россия буйлап шагыйрь иҗатына багышланган чаралар: әдәби укулар, конкурслар, күргәзмәләр, класс сәгатьләре һәм концертлар уздырыла.

Тарихы

үзгәртү

Рус теле көнен билгеләп узу фикерен беренче тапкыр «Русча сүзләр уены» («Русская игра слов») проекты авторы Иван Клименко 2007 елның 26 декабрендә «Парламент газетасы» битләрендә әйтә[3]. Үзенең мәкаләсендә ул, Рус теле елына йомгак ясап: «…исемле еллар тәҗрибәсе һәр календарь елда тел үсеше өчен тагын бер исемле көн булырга тиешлеген күрсәтә. Бу — Рус теле көне. Бөтен Рус дөньясы өчен бөтендөнья бәйрәме», дип язып чыга. Әмма Россиянең закон чыгару хакимияте дә, башкарма хакимияте дә бу тәкъдимгә җавап бирми.

Моңа кадәр 1996 елның 6 июнененнән, А. С. Пушкинның туган көненә бәйле, Кырымның Рус общинасы рус телен яклау көнен билгеләп үтә башлый. 2007 елдан башлап Кырымда алар инициативасы белән «Бөек Рус Сүзе» («Великое Русское Слово») халыкара рус, славян мәдәнияте фестивале үткәрелә башлый. Бу көнне фестиваль катнашучыларын күп еллар дәвамында Россия Федерациясе Президенты котлый.

БМО оешманың рәсми телләре көне игълан ителгәннән соң, 2011 елның 6 июнендә Россия Федерациясе Президенты Д. А. Медведев тарафыннан «Рус теле көнен билгелү һәм ел саен, 6 июньдә, бөек рус шагыйре һәм хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы А. С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтү» турында Указга кул куя[2].

БМО телләре көннәре

үзгәртү

БМОда рус теле көне белән беррәттән оешманың башка рәсми телләре көннәре дә билгеләп үтелә[4]. Алар 2010 елда БМОның күптеллелеккә һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итү кысаларында иҗтимагый мәгълүмат департаменты тарафыннан игълан ителде[5]. Бу көннәрдә үткәрелә торган чаралар рәсми телләрнең тигез хокуклылыгын тәэмин итүгә, БМО хезмәткәрләренең БМО телләре тарихы һәм аларны үстерү юллары турында мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.

БМО программасы кысаларында телләрнең истәлекле көннәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 День русского языка в ООН.
  2. 2,0 2,1 О Дне русского языка : Указ Президента РФ от 06.06.2011 № 705 // Собрание законодательства РФ. 13.06.2011. № 24. Ст. 3401.
  3. Иван Клименко. «Да будет день!», Парламентская газета (2007-12-27). 6 июнь 2016 тикшерелде.
  4. Список международных дней на сайте ООН.
  5. Department of Public Information to Launch ‘Language Days at the United Nations’ Архив копиясе, 2 гыйнвар 2018. Wayback Machine(ингл.)

Сылтамалар

үзгәртү