Руслан Наил улы Җиһаншин (1992 елның 25 сентябре, Мәскәү, Россия) — Россиянең тимераякта фигуралы шуучы, элек бозда биюләрдә чыгыш ясаган. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры.

Руслан Җиһаншин
Туган телдә исем рус. Руслан Наильевич Жиганшин
Туган 25 сентябрь 1992(1992-09-25) (31 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт пеадгогика үнивирситите[d]
Һөнәре бозда биюче

 Руслан Җиһаншин Викиҗыентыкта

2014 елның икенче яртысыннан 2017 елның язына кадәр Елена Ильиных белән парда чыгыш ясаган[1]. Алар — Россия чемпионнары (2015), 2014—2015 еллар сезонында «Cup of Russia» Гран-при этабының көмеш призёрлары, 2015 елгы команда Дөнья чемпионатының көмеш призёрлары.

Элегрәк Виктория Синицина белән парда чыгыш ясаган. Алар — 2012 елгы яшүсмерләр арасында Дөнья чемпионнары, 2012 елгы яшүсмерләр арасында Гран-при финалы җиңүчеләре, 2013 елгы кышкы Универсиада һәм 2014 елгы Россия чемпионатының бакыр призёрлары.

Карьера үзгәртү

Руслан Җиһаншин 1992 елның сентябрендә Мәскәүдә туган. Ул — элек Алмания өчен бозда биюдә чыгыш ясаган Нелли Җиһаншинаның кече абыйсы. Фигуралы шуу белән дүрт яшьтән Яшь пионерлар стадионында шөгыльләнә башлый, башта ялгыз шууда, аннары Валерия Зенкова белән парага баса. 2004 ел ахырыннан бирле Виктория Синицина белән бергә бозда биюдә чыгыш ясый башлый.

Виктория Синицина белән парда үзгәртү

 
Виктория Синицина һәм Руслан Җиһаншин яшүсмерләр арасында Гран-при финалында, 2011—2012 сезон

Пара Светлана Алексеева җитәкчелегендә кунегүләр ясаган. 2008 елдан башлап Россия җыелма командасы әгъзалары була. 2010 елда яшүсмерләр арасында Гран-при финалында икенче урынны яулыйлар, ә киләсе елда җиңәләр. 2012 елда Минскта алар яшүсмерләр арасында Дөнья чемпионатында җиңәләр.

2012 елның көзеннән пара олылар арасына күчә. 2012 елда Мәскәүдә Гран-при этабында өченче урынны алалар. 2013 елның декабрендә пара Италиядә кышкы Универсиадага Россия җыелма командасы составына керә. Беренче көннән соң икенче урында урнашалар[2], әмма бераз хаталар ясап, өченче урынны яулыйлар[3]. Бер атнадан Россия чемпионатында Руслан Җиһаншин һәм Виктория Синицина авыр көрәштә бакыр медаль яулый алалар[4][5]. Пара үзенең дебют Европа беренчелегендә пьедесталдан бер адымда туктый[6]. Ирекле биюдә пара үзенең рәсми нәтиҗәләрен яхшырта[7]. Гыйнвар ахырында пара Сочидагы Олимпия җыелма командасы составына кертелә. 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарындагы ярышларда алар уңышсыз чыгыш ясыйлар һәм 16 нчы урынны яулыйлар. Әмма федерация Япониядә март аенда узачак Дөнья чемпионатына параны җибәрә[8]. Дөнья чемпионаты вакытында Җиһаншин белән Синицина парасының соңгы турнирын үткәрүләре турында сенсацион мәгълүмат пәйда була. Пара бергә чыгыш ясавын туктата. Виктория Синицина Никита Кацалапов белән парага баса[9]. Бу катлаулы хәлдә Синицина/Җиһаншин пары җиденче урында урнаша[10].

Елена Ильиных белән чыгышлар үзгәртү

2014—2015 сезон үзгәртү

 
2014 елда Гран-При финалы, «Кармен»

Бу хәлдә Ильиных һәм Җиһаншин элеккеге партнерлары кебек үк бергә шуарга уйлыйлар. Спортчылар Светлана Алексеева һәм Елена Кустарова җитәкчелегендә 2014—2015 елгы сезонга бергәләп әзерләнә башлыйлар. Испан хореографы Антонио Нахарро куйган кыска биюнең музыкасы Жорж Бизеның «Кармен» операсынан була. Ирекле бию өчен Елена һәм Руслан Secret Garden төркеменең «Appassionata» һәм Ferrante and Teicher дуэтының «Anthony and Cleopatra» композицияләрен сайлыйлар. Пара ноябрьдә Кытайда Гран-При этабында дебют ясый һәм дүртенче урынны яулый. Бер атнадан соң Мәскәүдә Гран-при этабында фигуралы шуучылар 2 нче урынны ала. Шул ук этапта беренче тапкыр элеккеге партнёрлар: Елена һәм Никита, Виктория һәм Руслан арасында чираттагы ярыш була. Гран-при сериясе тәмамлангач, Ильиных һәм Җиһаншин беренче сезоннарында Барселонадагы финалга үтә алулары ачыклана. Гран-при сериясе финалында дөньяның иң яхшы парлары арасында Ильиных һәм Җиһаншин алтынчы урынны яулыйлар.

 
Елена Ильиных, Руслан Җиһаншин, Елена Кустарова һәм Светлана Алексеева 2014—2015 Гран-при финалында

2015 елгы Россия чемпионатында Ильиных/Җиһаншин кыска биюдән соң, 70,35 балл җыеп, алда бара. Ирекле бию нәтиҗәләре буенча Елена һәм Руслан 101,06 балл җыялар (шәхси рекордларын да яхшырталар), ләкин, ирекле биюдә икенче булып, Монько/Халявинга оттыралар. Җыелган балларның гомуми саны буенча Ильиных һәм Җиһаншин беренче урынны яулыйлар, үзләренең беренче уртак сезоннарында Россия чемпионнары булалар.

Стокһольмдагы 2015 елгы Европа чемпионатында «Кармен»ның уңышлы прокаты катлаулы элементлар, аерым алганда, твизлар һәм дүртенче дәрәҗәдәге күтәрүләргә бай була. Кыска биюдән соң пара 69,94 балл белән икенче урында була, французлар Габриэла Пападакис һәм Гийом Сизероннан бераз калышып. Россия чемпионаты белән чагыштырганда тагын да катлаулырак ирекле биюдә Ильиных/Җиһаншин пары уңышсызлыкка очрый: күтәрүгә кергәндә Елена хата җибәрә, тимераяк белән Русланның чалбарын эләктерә, шул вакытта партнёр яралана. Хаталар твизларда һәм адымнарда да ясалган була. Килеп чыкмаган элемент аркасында пара ирекле программада сигезенче була, ә гомумән алганда, медальсез калалар, Александра Степанова белән Иван Букинны өченче позициягә уздырып, дүртенче урынга чыгалар.

Шанхайдагы 2015 елгы Дөнья чемпионатына, Ильиның сүзләренчә, пара үзенә төп бурыч итеп ике программаны да чиста итеп күрсәтү, яхшы баллар алу, судьяларга яңа дуэтның алга китәргә сәләтле булуын күрсәтүне куя. «Кармен» биюле кыска программадан соң, лидерлардан, Америка пары Эван Бейтс/Мэдисон Чоктан 5 баллга калышып, 69,46 балл белән бишенче булалар. Ирекле программада игътибарлылыкны һәм концентрацияне югалту сәбәпле, партнёрлар твизларда хата ясыйлар, бу аларны 164, 84 балл белән, чемпионнардан 20 баллга калышып, җиденче позициягә чыгара. Ильиных/Җиһаншинның җиденче урыны, Россиянең башка ике дуэтының уңышсыз чыгышы белән бергә, киләсе Дөнья чемпионатында Россия җыелма командасын бер урыннан мәхрүм итә.

Токиода узган 2015 елгы Дөнья команда чемпионатында пара бию парлары арасында дүртенче урынны яулый, Россиянең командасы икенче урында урнаша.

 

2015—2016 сезон үзгәртү

Яңа биюне тәкъдим итү 2015 елның сентябрендә Сочида Россия җыелма командасының ачык прокатларында була. Киләсе рәсми старт Саранскта октябрь аенда Мордва бизәкләре турнирына туры килә. Биредә параның элеккеге казанышлары да яхшыра һәм пара беренче урынны яулый. Ноябрь башында фигуралы шуучылар Ауди Кытай Кубогы Гран-при этабында чыгыш ясыйлар. Нәтиҗәдә, алар өченче урынны яулыйлар. Cup of Russia ярашында чыгыш ясаганда, кыска программада Руслан Җиһаншин твизлардан егыла. Уңышлы башкарылган ирекле программа ярдәмендә фигуралы шуучылар гомуми зачётта бишенче булалар — алар Синицина/Кацалапов парыннан ике позициягә калыша һәм Барселонадагы Кубок финалына эләкмиләр. Россия чемпионаты вакытында кыска программада Елена егыла, ярышларның беренче көненнән соң пара 4 нче урында бара. Ирекле программаны уңышлы башкаралар, анда икенче булалар. Ике программа суммасы буенча дүртенче урында урнашалар. Нәтиҗәдә, Братиславадагы 2016 елгы Европа чемпионатына эләкмиләр[11].

2016—2017 сезон үзгәртү

Пара яңа олимпия сезонын Алманиядә сентябрьдә Небельхорн турнирында башларга ниятләгән була. Әмма Русланның травмасы спортчыларны турнирдан төшеп калырга мәҗбүр итә[12]. Октябрь урталарында Россия биючеләре Чикагодагы Гран-при этабында олимпия алды сезонын башлыйлар, анда Америка Кубогында алар турнир таблицасының уртасында урнашалар[13]. Ноябрь урталарында фигуралы шуучылар Парижда узган Гран-При этабында чыгыш ясыйлар, анда Trophée de France турнирында алар шулай ук турнир таблицасының уртасында урнашалар[14]. Ноябрь ахырында Россия биючеләре Tallinn Trophy турнирында чыгыш ясыйлар, анда алар җиңеп, элеккеге спорт казанышларын да узып китәләр[15]. Декабрь ахырында Чиләбедә узган Россия чемпионатында спортчылар дүртенче урынны яулыйлар[16],

Сезон азагында Руслан актив спорт карьерасын тәмамлау турында карар кабул итә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Глава Федерации фигурного катания: судить о будущем Синициной и Кацалапова пока сложно.
  2. Виктория Синицына и Руслан Жиганшин — вторые после короткого танца на Всемирной Универсиаде.
  3. Виктория Синицына: и мы, и тренеры остались довольны нашим с Русланом прокатом на Универсиаде, но судьи решили по-другому.
  4. Виктория Синицина и Руслан Жиганшин: большего в коротком танце и не ожидали — это для нас очень хороший результат!
  5. Виктория Синицына и Руслан Жиганшин: говорят, тёмная полоса бывает взлётной!
  6. Илья Ткаченко: шансов завоевать третью олимпийскую путевку в танцах на льду у нас с Катей поуменьшилось.
  7. Виктория Синицина и Руслан Жиганшин: мы сделали все, что могли.
  8. Олимпийские чемпионы в команде Липницкая, Боброва, Соловьев, Столбова, Климов, Ильиных и Кацалапов возглавят сборную России по фигурному катанию в Японии.
  9. Фигурное катание. Никита Кацалапов будет выступать с другой партнёршей.. әлеге чыганактан 2014-03-27 архивланды. 2014-03-28 тикшерелгән.
  10. Виктория Синицина и Руслан Жиганшин: мы показали японской публике, что можем кататься чисто.
  11. Андрей Симоненко (2015-12-26). История ошибок. Почему Ильиных и Жиганшин не попали в призеры чемпионата России. Советский спорт. 2016-02-06 тикшерелгән.
  12. Ильиных и Жиганшин не выступят на Nebelhorn Trophy.
  13. Skate America. Танцы на льду: Шибутани победили, Боброва — Соловьев третьи.
  14. Trophée de France. Танцы на льду: Пападакис — Сизерон победили.
  15. Tallinn Trophy. Танцы на льду. Ильиных и Жиганшин одержали победу.
  16. Чемпионат России: Боброва и Соловьев победили, Степанова и Букин — вторые, Синицина и Кацалапов — третьи.

Сылтамалар үзгәртү