Россиядә президент сайлаулар (2024)

Россиядә сигезенче президент сайлаулар

Россиядә президент сайлаулар (рус. Президентские выборы в России) ― Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр президент сайлаулары 2024 елның 15, 16 һәм 17 мартында уза[2] [3]. Әгәр дә гомуми тавышларның яртысыннан күбрәген бер генә кандидат та җыймаса, өч атнадан соң, 7 апрельдә, сайлауларның икенче раунды уздырыла[4]. Җиңүченең инаугурациясе 7 майга планлаштырылган[5].

← 2018   2030 →
Россиядә
президент сайлаулар
2024 елның
1517 марты
Сайлаучылар килүләре 77,49%[1]
Кандидат Владимир Путин Николай Харитонов Владислав Даванков
Фирка үз-үзен тәкъдим иткән
«Бердәм Россия» хуплавында
КПРФ «Яңа кешеләр»
Голосов 76 277 708
(87,28%)
3 768 470
(4,31%)
3 362 484
(3,85%)
Кандидат Леонид Слуцкий
Партия «ЛДПР»
Голосов 2 797 629
(3,20%)

Президент сайлаулары беренче тапкыр Россия тарафыннан үзенең «яңа территорияләре» дип саналган Украинаның Донецк, Луганск, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә оештырыла. Бу территорияләрдә сугышлар дәвам итә, өлкә үзәкләре Запорожье һәм Херсон Украина контролендә[6].

Сайлаулар логотибы

Кандидатлар үзгәртү

РФ Үзәк сайлау комиссиясенә сайлауларда катнашу өчен документлар тапшыручылар саны 15 кеше тәшкил иткән (алтысы бәйсез кандидатлар, тугызы үз партияләре вәкилләре)[7].

Россия президенты вазыйфасына сайлауларга РФ Үзәк сайлау комиссиясе (алфавит буенча) «Яңа кешеләр» фиркасе вәкиле Владислав Даванков, үз-үзен тәкъдим иткән гамәлдәге ил башлыгы Владимир Путин, ЛДПРдан Леонид Слуцкий һәм КПРФ әгъзасы Николай Харитонов кандидатураларын уздырган[8].

Үзәк сайлау комиссиясе (2016 елдан җитәкчесе Элла Памфилова[d]) башка кандидатларны, шул исәптән Анатолий Баташевны («Ватандашлар башлангычы»), Сергей Малинковичны («Россия коммунистлары»), сугышка каршы карашлары белән билгеле, элеккеге Дәүләт Думасы депутаты Борис Надеждинны («Ватандашлар башлангычы»)[9] һәм Рада Русскихны теркәүдән баш тарткан (рәсми сәбәбе – «дөрес имзаларның җитәрлек санда булмавы, шулай ук сайлаучыларның яраксыз имзалары проценты зур булу»)[10].

Конституциянең яңа (2020 елгы) редакциясе нигезендә, Россия президентлыгына кандидатлар:

  • ким дигәндә 35 яшьтә булырга тиеш (таләп үзгәрмәгән);
  • Россиядә ким дигәндә 25 ел (элек 10 ел) яшәргә тиеш;
  • сайлау вакытында да, элек тә чит ил гражданлыгы яки башка илләрдә яшәүгә рөхсәте булмау таләп ителә (яңа таләп).

Алтарих үзгәртү

2024 елгы сайлауларга кадәр Россиянең гамәлдәге президенты булып Владимир Путин (1952 елгы, 71 яшьтә) тора.

Беренче тапкыр ул 2000 елгы сайлау нәтиҗәләре буенча вазыйфаны биләп, Борис Ельцинның варисы була. Аннары 2004, 2012 һәм 2018 елларда яңадан сайлана. 2008 елда Конституциядә каралган ике срокка чикләүләр аркасында (РФ Конституциясенең 81нче маддәсенең 3нче пунктына ярашлы, бер үк кеше РФ Президенты вазыйфасын рәттән ике сроктан артык башкара алмый), Путин сайлана алмый, әлеге сайлауларда аның көрәштәше Дмитрий Медведев җиңеп чыга, В. Путин үзе ул вакытта Россия Хөкүмәтен җитәкли.

Путинны яклаучы «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе 2003 елдан Дәүләт Думасында күпчелеккә ия.

2020 елда уздырылган Конституция реформасы[d] президентлык срогын «нульгә төшерә», В. Путинга дәүләт башлыгы вазыйфасына тагын ике тапкыр, аерым алганда, 2024 һәм 2030 елгы сайлауларда кандидатурасын тәкъдим итү һәм, сайлауларда җиңгән очракта, 2036 елга кадәр ил белән җитәкчелек итү мөмкинлеге бирә[11][12][13]

Бәяләмәләр үзгәртү

  • 2023 елның 6 августында РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков The New York Times журналисты белән интервьюда үз фикерен белдергән[14][15]:
  Сайлаулар демократия таләбе булса да, безнең Президент сайлаулары демократия түгел, бу – кыйммәтле бюрократия. Путин үзе аларны үткәрергә карар итте, әмма теоретик рәвештә аларны үткәрмәскә дә мөмкин. Мистер Путин киләсе елда 90 проценттан артык тавыш белән яңадан сайланачак  
  • 2023 елда политолог Аббас Галләмов Путинны реаль электораль хуплауның дәрәҗәсен 35% дип бәяләгән[16].

Башлангыч нәтиҗәләр үзгәртү

Кандидатлар Фирка Тавышлар %
Владислав Даванков[d] «Яңа кешеләр» 3 362 484 3,85
Владимир Путин үз-үзен тәкъдим иткән 76 277 708 87,28
Леонид Слуцкий «ЛДПР» 2 797 629 3,20
Николай Харитонов[d] КПРФ 3 768 470 4,31
Яраксыз / буш бланклар 1 193 278 1,37
Теркәлгән сайлаучылар / килү 87 576 075 77,49
Чыганак:[17]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Явка на выборах президента составила 77,49 процента, РИА Новости (2024-03-21). 21 март 2024 тикшерелде.
  2. Выборы 2024 года, которые могут изменить мировую политику. РБК (2024-01-10). 2024-01-25 тикшерелгән.
  3. Федеральный закон от 10.01.2003 N 19-ФЗ (ред. от 05.12.2017) "О выборах Президента Российской Федерации" Статья 77. Повторное голосование на выборах Президента Российской Федерации.
  4. Статья 77. Повторное голосование на выборах Президента Российской Федерации. Россия Конституциясе. 2024-01-25 тикшерелгән.
  5. Статья 82. Вступление в должность Президента Российской Федерации. Россия Конституциясе. 2024-01-25 тикшерелгән.
  6. Голосование в марте пройдёт и на оккупированных территориях (рус.) (2023-12-11).
  7. Документы в ЦИК представили шесть самовыдвиженцев и девять кандидатов от партий. Первый канал (2023-12-28). 2024-01-25 тикшерелгән.
  8. Татарстанда Президент сайлауларында бюллетеньнәр ике телдә булачак. Татар-информ, 9.02.2024
  9. Экс-депутат Госдумы с антивоенными взглядами планирует стать кандидатом в президенты России. RTVI ВКонтакте (2023-10-11). 2024-01-25 тикшерелгән.
  10. ЦИК России. t.me
  11. Выборы не за горами. Коммерсантъ (2023-01-13). 2024-01-25 тикшерелгән.
  12. Песков: в Кремле пока не готовятся к выборам президента. Коммерсантъ (2023-01-23). 2024-01-25 тикшерелгән.
  13. Путин 2024 жылғы президент сайлауына қатысатынын айтты. SPUTNIK Қазақстан (2023-12-08). 2024-01-25 тикшерелгән.
  14. Песков: Путин получит 90 процентов голосов в 2024 году – DW – 06.08.2023.
  15. Песков объяснил слова о победе Путина на выборах в 2024-м (2023-08-06).
  16. Пятый срок. Что может противопоставить Путину оппозиция? (2023-12-20).
  17. Предварительные итоги голосования.(үле сылтама) ЦИК России