Римма Кучумова
Римма Кучумова (Римма Әсләм кызы Кучумова) — журналист, «Яңа көн», «Сәлам» газеталарының баш мөхәррире, шагыйрә, шәхси эшмәкәр.
Римма Кучумова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Римма Әсләм кызы Кучумова |
Туган | 9 ноябрь 1954 (67 яшь) БАССР Бакалы районы Яңа Катай авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | журналист, шагыйрә |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1954 елның 9 ноябренда БАССР Бакалы районы Яңа Катай авылында туган. Туган авылында мәктәпне (1972), Уфада Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1981) тәмамлаган.
Хезмәт юлыҮзгәртү
- 1981 БАССР Уфа районы газетасында эшли.
- 1984-2003 Башкортстан иярчен TV каналының «Сәләм» программасында музыка мөхәррире.
- 2003-2005 Кушнаренко районының «Авангард» газетасы баш мөхәррире[1].
- 2005 елның октябренда «Авангард» газетасы мөхәррире вазифасыннан азат ителә [2].
- 2011 «Сәлам» газетасын нигезли һәм баш мөхәррире булып тора[3].
ИҗатыҮзгәртү
Берничә китабы нәшер ителгән. Аның шигырьләренә Башкортстан, Татарстан композиторлары тарафыннан күп кенә җырлар иҗат ителгән: «Көздә туганнар без», «Шәмдәлләр», «Югалтмыйкчы ишләрне», «Минем күңел», «Оныт мине», «Балачак хатирәсе», «Кире кайт син миңа үткәннән» һ. б. Җырларын Лилия Букеева, Гөлнара Исмаева, Роза Кучумова һ. б. башкара.
КитапларыҮзгәртү
|
ЧыганакларҮзгәртү
- Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6