Резедә Шәрипова
Резедә Сәрвәр кызы Шәрипова (рус. Резеда Сарваровна Шарипова; 05.12.1962, Мәндәй, Азнакай районы, ТАССР, РСФСР ССРБ) — татар шагыйрәсе[1] һәм журналисты,[2] Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия (2012) лауреаты,[2] Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Татарстанның Журналистлар (2001)[3] һәм Язучылар (2011)[4] берлекләре әгъзасы булып тора.
Резедә Шәрипова | |
---|---|
Туган телдә исем | Резедә Сәрвәр кызы Шәрипова |
Туган | 5 декабрь 1962 (61 яшь) Мәндәй, Азнакай районы, ТАССР, РСФСР ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ Россия |
Һөнәре | язучы, журналист |
Бүләк һәм премияләре | Саҗидә Сөләйманова премиясе |
Биографиясе
үзгәртүРезеда Сәрвәр кызы Шәрипова (кыз фамилиясе — Сәфиуллина)[3] 1962 елның 5 декабрендә Азнакай районы Мәндәй авылында туа.[3] Авылда урта мәктәптне, 1985 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.[4]
Хезмәт юлын 1985 елда Азнакай интернат-мәктәбендә тәрбияче булып башлый. Әмма ике елдан соң иҗатка тартылу аны Азнакай районының «Маяк» газетасы редакциясенә алып килә. Корреспондент булып эшли, төрле темаларга яза, «Маяк» газетасында бүгенгәчә яшьләр һәм мәктәп тормышы бүлеге мөхәррире булып эшли.[3]
Китаплары
үзгәртү- «Сандугач керсә күңелгә» (2003 ел, Яр Чаллы нәшрияты),
- «Ялкау балыкчы» (2006 ел, Татарстан китап нәшрияты),
- «Бүген бездә Сабантуй!» (2011, җирле нәшрият),
- «Авызыңа бал да май» (2012, Татарстан китап нәшрияты),
- «Алдакчы яңгыр» (2017, «Рухият» нәшрияты),
- «Сабантуй» (2018, Татарстан китап нәшрияты),
- «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (2001),
- «Балаларга бүләк» (2007).
Бүләк һәм премияләре
үзгәртү- «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды үткәргән «Балаларга бүләк» әдәби конкурсы лауреаты (2007),[4]
- Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия (2012) лауреаты,[2][4]
- Азнакай районының Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия лауреаты.[2][4]
- «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре»,[4]
- Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары,
- Тармак һәм район хакимияте мактау грамоталары.[4]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Азнакайның Зәңгәр мәчетендә Шигырь бәйрәме узды.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Язучылар укучылары белән очрашты.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 Талант Резеды Шариповой многогранен., archived from the original on 2024-07-31, retrieved 2024-07-31
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.