Регина Биккинина

театр һәм кино актрисасы

Регина Биккинина, Регина Марс кызы Биккинина (Бельгиядә: Regina Bikkinina, 1988 елның 10 гыйнвары, СССР, РСФСР, Мордва АССР, Саранск) — театр һәм кино актрисасы, сценарист. Көнбатышта төшерелгән популяр сериалларның берсендә төп рольне башкарган татар актрисасы. «Into the night» («Төнне куып») сериалы 2020 елда Netflix платформасында чыга. Регина анда Зара исемле хатын-кыз ролен, авыру бала анасын уйный. 2009-2021 еллар арасында 6 фильмда уйнаган.

Регина Биккинина
Туган 10 гыйнвар 1988(1988-01-10) (36 яшь)
СССР, РСФСР, Мордва АССР, Саранск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ / Бельгия Бельгия
Һөнәре театр һәм кино артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1988 елның 10 гыйнварында Мордовия башкаласы Саранскида туган, ата-анасы чыгышы белән — Мордовиянең Ләмберә районы Аксюн авылыннан. Унсигез яшендә Мәскәүгә китеп, 2014 елда Б. Щукин исемендәге Театр училищесының актерлык факультетын тәмамлаган (В. В. Иванов курсы). Студент елларыннан Вахтангов театрында уйный. [1] Чакыру буенча Швейцариягә, Женевага бер театр проектына китә. Баштарак 2 елга дип китсә дә, француз телен ныклап өйрәнергә кала. Рус һәм татар телләре – туган телләре, [2] инглиз һәм француз телләрендә иркен аралаша. 2016 елда Авиньон фестивалендә катнаша. 2017 елда кияүгә чыгып, Швейцариядән Бельгиягә китә, Брюссельдә яши, анда чит илдәге кино тарихы башлана. 2019 елда Netflix «Into the Night» проектында төп рольне уйнаган.[3]

Россия Украина җирләренә кергәннән соң, украин качаклары белән бергә «24 февраль. Таң вакыты» дигән спектакль куя, сценариен да үзе яза.

Театрдагы рольләре үзгәртү

  • Сөйләүче ― «Онегин»нан өзекләр (2019, режиссёр: Mathilde Reichler, Женева);
  • Les scènes inconnues / Билгесез күренешләр (2016, Авиньон фестиваленең спектакле, режиссёр A. Chouliev);
  • Скуби-Ду ― Skubidu ou une poupée, qui sait tout (2015, Женева, режиссер В. Стасюк);
  • СиСи ― «Амазония, яки Караул No. 8» (2008, режиссер Ю.Г оманюк);
  • Җен баласы ― «Н. В. Гоголь әсәрләре буенча коллаж» (2009, режиссер Ю. Гоманюк);
  • Алиса - «Безгә язмаган» (2009, режиссер Ю. Гоманюк).

Фильмография үзгәртү

  • Актриса – Champ libre (драма, 2022, Бельгия, сценарий автордашы; режиссер Victor Emmanuel Boinem)
  • Полина – Se battre encore (2021, Бельгия, режиссер Arthur Lecouturier) [4]
  • Зара Облонская – Into the night (Төнне куып, сериал, 2000, Бельгия, режиссер Nabil Ben Yadir)
  • Зара Облонская – Into the night (Төнне куып, сериал, 2019, Бельгия, режиссер Inti Calfat, Dirk Verheye һ.б.) [5]
  • Кассир хатынның кызы ― Газгольдер (боевик, 2014, Россия, режиссер Иван Курский) [6]
  • Актриса ― Музаика (2014, Россия, режиссер Владимир Иванов)
  • Яшь ана – Глухарь. Дәвамы (сериал, 2009, Россия, режиссер Тимур Алпатов һ.б.)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Регина Биккинина. Театр им. Евгения Вахтангова. Официальный сайт
  2. Регина Биккинина. 2023 елның 21 февраль көнендә архивланган. castingbridge.com
  3. Регина Биккинина. Kinolift
  4. Se battre encore (2021). Кинопоиск
  5. В ночь (2020, сериал, 2 сезон). Кинопоиск
  6. Газгольдер: Фильм. Кинопоиск

Сылтамалар үзгәртү