Рафаил Хәким
Бу тарихчы-галим турында мәкалә, хоккейчы турында биредә укыгыз.
Рафаил Хәким | |
---|---|
Туган телдә исем | Рафаил Сибгат улы Хәкимов |
Туган | 12 февраль 1947 (77 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Чехов урамы, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | язучы, сәясәтче, фән эшлеклесе. |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт мәдәният институты |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Балалар | кызы Камилә (?—2011) улы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] һәм фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d] |
Гыйльми исем: | доцент[d] |
Рафаил Сибгат улы Хәкимов – күренекле татар галиме, сәясәтче, тарих фәннәре докторы (2009), Татарстан Фәннәр академиясе академигы (2011), Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе (1997), ТР Президенты каршындагы Дәүләт киңәшчесе (1991-2008), Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры (1996-2020), фәнни җитәкчесе (2020 елдан).
Биография
үзгәртүРафаил Сибгат улы Хәкимов 1947 елның 12 февралендә Казанда күренекле шагыйрь Сибгат Хәким гаиләсендә туа. Казан университетының физика факультетын тәмамлаганнан соң, ул 1971-1973 елларда Татарстан транспорт идарәсенең проектлау бюросында өлкән инженер булып эшли.
1973-1981 елларда Р.С.Хәкимов Казан университетында эшли: башта ассистент, аннары кафедра мөдиренең урынбасары була, кандидатлык диссертациясен яклый. 1981 елда ул Казан дәүләт мәдәният институтына күчә: философия кафедрасы мөдире, фәнни эшләр буенча проректор була.
1989-1991 елларда Р.С.Хәкимов КПССның Татарстан өлкә комитетында идеология бүлеге мөдиренең урынбасары, аннары КПССның Татарстан Республика комитетында идеология комиссиясе рәисенең урынбасары була. 1991 елдан ул Татарстан Республикасы Президентының фән, халык мәгарифе, мәдәният һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләр буенча киңәшчесе. Шул ук вакытта ул 1996 елда ТР Президентының Указы нигезендә Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры итеп билгеләнә.
Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация, ТР Конституциясе, Татарстан һәм Россия арасындагы Шартнамә кебек тарихи документларының барлыкка килүендә Р.С. Хәкимовның тырышлыгы, катнашы һәм йогынтысы зур була. 1995-1997 елларда ул ТР Президенты М.Ш.Шәймиев инициативасы белән барлыкка килгән, советлар хакимиятеннән соңгы конфликтларны җайга салу буенча «Һаага башлангычы» халыкара программасын оештыручы була. Казанда аның җитәкчелегендә «Россиядә һәм АКШта федерализмның сәяси-хокукый нигезләре» дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция булып уза. Р.С.Хәкимовны Россиядә дә, чит илләрдә дә сәясәтче буларак таныйлар, зур-зур киңәшмәләргә чакыралар.
Рафаил Сибгат улы – танылган сәясәтче генә түгел, ә күренекле галим дә. Ул җитәкчелек итә торган Тарих институты дөньякүләм сибелеп яшәгән татар халкының бербөтен тарихын иң борынгы төрки катламнардан алып бүгенге дәүләтчелегебезгә кадәр үз эченә алган 7 томлы китап рәвешендә әзерләп, бастырып чыгарырга әзерли. Бу эштә Тарих институты координацияләү үзәге булып тора. Татар тарихын язуда, Казан галимнәреннән тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Махачкала, АКШ, Германия, Украина, Казакъстан һ.б. шәһәр, ил тарихчылары да катнаша.
Р.С.Хәкимов – ТРның атказанган фән эшлеклесе, федерализм мәсәләләренә, этник мөнәсәбәтләргә багышланган монографияләр, күпсанлы мәкаләләр авторы.
Иҗат
үзгәртү- Хакимов Р.С. Сущность и социальная роль управленческих отношений. – Казань: Изд-во КГУ, 1986. – 192 с.
- Хакимов Р.С. Сумерки империи (К вопросу о нации и государстве). – Казань: Татарское книжное издательство, 1993. – 87 с.
- Хакимов Р.С. Белая книга Татарстана. Путь к суверенитету. 1990-1995 / Сост. и отв. ред. Р. Хакимов // Панорама-форум. – 1996, № 5 (8). – Специальный выпуск (1). – Казань, 1996. – 102 с.
- Хакимов Р.С. История татар и Татарстана: методологические и теоретические проблемы. – Казань: Институт истории АН РТ, 1999. – 44 с.
- Хакимов Р.С. Где наша Мекка? (Манифест евроислама). – Казань: Магариф, 2003.
- Хакимов Р.С. Кто ты татарин? – Казань, 2003.
- Хакимов Р.С. Метаморфозы духа (к вопросу о тюрко-татарской цивилизации). – Казань: «Идель-Пресс», 2005. – 304 с.
- Khakimov R. Russia and Tatarstan at a Crossroads of History. Kazan, 2006.
- Хакимов Р.С. Тернистый путь к свободе. – Казань: Татарское книжное издательство, 2007. – 368 с.
- Хакимов Р.С. Российский федерализм в условиях социально-поли-тической трансформации. – Казань: Институт истории АН РТ, 2009. – 216 с.
- Хакимов Р.С. Джадидизм (реформированный ислам). – Казань: Институт истории АН РТ, 2010. – 208 с.
- Хакимов Р.С. Наука управления (Курс лекций). – Казань: Институт истории АН РТ, 2011. – 220 с.
- Хакимов Р.С. Джадидизм: реформированный ислам. – Saarbrucken: LAP Lambert Academic Publishing, 2011. – 168 с.
- Хакимов Р.С. Историческая этнология: парадигма и инструментарий. – Казань: Институт истории АН РТ, 2012. – 440 с.
- Хакимов Р.С. Российский федерализм в условиях социально-политической трансформации. – Saarbrucken: Palmarium Academic publishing, 2012. – 196 с.
- Хакимов Р.С. Татарстан: идеология будущего. – Казань: Институт истории АН РТ, 2014. – 424 с.
- Хакимов Р.С. Нулевая точка Истории. Избранные статьи по исторической этнологии. – Казань: Институт истории АН РТ, 2014. – 184 с.
- Хакимов Р.С. Татарстан: идеология регионального развития. – Казань: КЦФПП, 2014. – 220 с.
- Хакимов Р.С. Российский федерализм: теория и практика. Учебное пособие. – Казань: КЦФПП; Институт истории АН РТ, 2011. – 204 с.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1997 — Татартстанның атказанган фән эшлеклесе
- 2003 — «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале
- 2003 — «2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен» медале
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2007 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- 2016 — «Татарстан республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале — «җиде томлык «Татар тарихы» китабын язган өчен (коллектив эчендә)»[1]
- 2022 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены [2]
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Рафаил Хәким Белем.ру сайтында 2016 елның 6 март көнендә архивланган.