Рафаил Нариман улы Зиннуров (баш. Рафаил Нариман улы Зиннуров; 1953 елның 26 июле, Түбәнге Ләмәз авылы, Олы Теләк районы, Башкорт АССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, хокук белгече, язучы, скульптор. Юридик фәннәр докторы (2003), профессор (2006). Башкортостан Республикасы дәүләт хакимиятенең закон чыгару органыннан Федерация Советы әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган юристы (2003), Салават Юлаев ордены кавалеры (2013), Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (1993).

Рафаил Зиннуров
Туган 26 июль 1953(1953-07-26) (70 яшь)
Түбәнге Ләмәз, Иглин районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре хокук белгече, язучы, сынчы, сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Рафаил Зиннуров Викиҗыентыкта

Журналистлар берлеге (1992), Язучылар берлеге (2004) һәм Башкортстан Республикасы рәссамнар берлеге (2006), Россия этнологлары һәм антропологлары ассоциациясе (2006) әгъзасы.

Тормыш юлы үзгәртү

Рафаил Зиннуров 1953 елның 26 июлендә Башкорт АССРның Олы Теләк районы Түбәнге Ләмәз авылында туа.

Хезмәт эшчәнлеген «Каспнефтефлот» матросы булып башлый. 1972—1974 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974—1976 елларда укытучы булып эшли.

1981 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1981—1985 елларда Стәрлебаш районы прокуратурасы тикшерүчесе булып эшли, 1985—1991 елларда Башкорт АССР прокуратурасының җинаять-тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе, прокуроры булып эшли. 1991—1994 елларда Башкортостан Республикасы Президенты Администрациясе, Югары Совет секретариаты бүлеге мөдире, бүлек мөдире булып эшли.

1994—2002 елларда — Башкортстан Республикасы Прокурорының аерым йөкләмәләр буенча өлкән ярдәмчесе.

2002—2004 елларда Башкортостан Республикасы Хөкүмәте Аппаратында хокукый экспертиза һәм административ органнар бүлеге мөдире урынбасары булып эшли. 2004—2008 елларда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары, Башкортостан Республикасы Хөкүмәтенең Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышында — Корылтайда тулы вәкаләтле вәкиле вазыйфасында эшли.

2008 елнып 2 мартында «Бердәм Россия» партиясеннен IV чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты итеп сайлана.

2010 елның 2 февралендә Россия юристлары ассоциясенең Башкортостан бүлекчәсе рәисе итеп сайлана[2].

2013 елның 8 сентябрендә V чакырылыш республика парламенты Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты итеп сайлана. 2013 елның 3 октябрендә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае Рафаил Зиннуровка Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советында Башкортостан Республикасы дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органыннан сенатор вәкаләтләрен бирә[3]. 2018 елга кадәр — Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты әгъзасы.

2013 елның 20 декабрендә «Башкортстан якташлыгы» Региональ иҗтимагый оешмасы рәисе итеп сайлана[4].

2017 елның 11 июлендә Россия халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары итеп сайлана[5].

Гаилә үзгәртү

Өйләнгән. Улы һәм кызы бар

Бүләкләр үзгәртү

  • Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия (1993);
  • Башкортстан Республикасының атказанган юристы (2003);
  • Салават Юлаев ордены (2013)[6];
  • Халыклар дуслыгын һәм тынычлыгын ныгыту өчен (2017, Саха Республикасының мактаулы билгесе)[7].

Фәнни һәм иҗади эшчәнлек үзгәртү

Рафаил Зиннуровның фәнни хезмәтләре Россия Федерациясендә хокук саклау органнары эшчәнлеген оештыруның концептуаль нигезләренә һәм фәнни-гамәли проблемаларына багышланган. 85 тән артык фәнни хезмәт авторы булып тора.

Әдәби әсәрләре «Шоңкар», «Бельские просторы» журналларында һәм башка кайбер басмаларда дөнья күрә.

Этнографик һәм антропологик тикшеренүләр нигезендә, Р. Н. Зиннуров XVII—XVIII гасырларда билгеле шәхесләр (Салават Юлаев, Карасакал, Бәпәнәй Төрепбирдин, Сары мәргән, Сәет батыр, Алдар батыр, Батырша, Кинҗә Арыcланов, Канзәфәр Усаев, Каранай Моратов һәм башкалрның) портретларын блдырган.

Китаплар

  • Правовой статус прокуратуры Башкортостана как субъекта Федерации : диссертация … кандидата юридических наук : 12.00.11. — М., 1997. — 170 с.
  • Башкирские восстания и индейские войны — феномен в мировой истории. — Уфа: Гилем, 2001. — 536 с. — ISBN 5-7501-0214-9.
  • Прокуратура против преступности : Страницы истории. — Уфа: Гилем, 2001. — 137 с. — ISBN 5-7501-0261-0.
  • Рух. — Өфө: Ғилем, 2004. — 87 с. — ISBN 5-7501-0429-X.
  • Башҡортостан юлы : эпик поэма. — Өфө: Китап, 2007. — 199 с. — ISBN 978-5-295-04106-8.

Мәкаләләр

  • Колонизация Башкортостана и Северной Америки // Ватандаш. — 1998. — № 2. — С. 179—192. — ISSN 1683-3554.
  • Восстание башкир и война короля Филиппа // Ватандаш. — 2000. — № 6. — С. 135—145. — ISSN 1683-3554.
  • Координация информационно-аналитической деятельности правоохранительных органов // Закон и право. — 2002. — № 11. — С. 35—38.
  • Приоритетные направления в координации деятельности правоохранительных органов по борьбе с преступностью // Уголовное право. — 2003. — № 2. — С. 111—113.
  • Ибн-Фадлан или дастан о курае // Ватандаш. — 2010. — № 11. — С. 122—130. — ISSN 1683-3554.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
  2. Рафаил Зинуров избран председателем Башкортостанского отделения Ассоциации юристов России. ИА Башинформ (2010-02-02). 2017-09-12 тикшерелгән.
  3. Членом Совета Федерации от парламента Башкирии назначен Рафаил Зинуров. ИА Башинформ (2013-10-03). 2017-09-12 тикшерелгән.
  4. Землячество Башкортостана в Москве возглавил Рафаил Зинуров. ИА Башинформ (2013-12-20). әлеге чыганактан 2017-12-29 архивланды. 2017-09-12 тикшерелгән.
  5. Набиева Галия. (2017-07-11). Сенатор из Башкирии избран заместителем председателя Ассамблеи народов России. ИА Башинформ. әлеге чыганактан 2017-12-29 архивланды. 2017-09-12 тикшерелгән.
  6. Вице-спикер Госсобрания РБ Рафаил Зинуров награжден орденом Салавата Юлаева. ИА Башинформ (2013-07-30). 2017-09-12 тикшерелгән.
  7. Набиева Галия. (2017-07-11). Рафаил Зинуров удостоен почетного знака Республики Саха. ИА Башинформ. 2017-09-12 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

  • Зиннуров, Рафаил Нариманович(үле сылтама) // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.