Карасакал (Солтангәрәй, Миндеғол Юлаев, ?-1741, башка чыганаклар буенча ?- 1749.). (баш. Ҡараһаҡал, тат. Qarasaqal, Карасакал, каз. Qarasaqal) - 1735-1740 еллардагы башкорт баш күтәрүләре катнашучы, җүнгар хан дип, ялган исем белән йөрүче. Казакъ далаларында хәбәрсез югала[1].

Башкорт фольклорында (җырларда, риваятьләрдә) Салават Юлаев кебек киң билгеле.

Сәбәпләр

үзгәртү

1552 елда Иван IV Казанны басып алганнан соң, Иван патша башкортларның җиргә асабалык хокугын, динен, йолаларын сакларга вәгъдә бирә[чыганагы?].

1613 елда Рюрик династиясе Романовлар династиясенә алмашына. Шуннан бирле башкортларның Иван IV таныган хокуклары чикләнә бара, җир телгәләнә, Башкортостанга башка халыклар күчереп утыртыла. Анда заводлар, ныгытмалар төзи башлыйлар.

Нәтиҗәдә башкорт халкы Карасакал җитәкчелегендәге 1735-1740 еллардагы каршылыкка күтәрелә.

Cылтанмалар

үзгәртү
  1. На требование Павлуцкого о выдаче, Абулхайр отвечал, что «по обычаям страны киргизы не могут удалить своего гостя, особливо такого именитого, каким был султан Гирей, сын джунгарского хана».