Олы Теләк районы (рус. Улу-Телякский район, баш. Оло Теләк районы) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1939—1956 елларда гамәлдә торган.

Олы Теләк районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Башкортстан АССР

Административ үзәк

Олы Теләк

Нигезләү датасы

1939 елның 25 июне

Юкка чыгару датасы

1956 елның 4 июле

Халык саны  (1939)

26 443 кеше

Җәгърафик урнашу үзгәртү

Район АССРның үзәгендә урнашкан булган; төньяк-көнбатышта Нуриман районы белән, көнчыгышта — Чиләбе өлкәсе белән, көньяк-көнчыгышта — Белорет районы белән, көньяк-көнбатышта — Архангел районы белән, көнбатышта Иглин районы белән чиктәш булган.

Тарих үзгәртү

Олы Теләк районы 1939 елның 25 июнендә булдырылган.

1952—1953 елларда Башкортстан АССРның Уфа өлкәсенә кергән булган.

1956 елның 4 июлендә район бетерелә, җирләре Архангел һәм Иглин районнары составына кертелгәннәр.

Матбугат үзгәртү

«За коммунизм» («Коммунизм өчен») – Олы Теләк районында атнага 3 тапкыр русча чыгып килгән иҗтимагый - сәяси басма. 1940 елның 17 февраленнән 1956 елның 2 июненә кадәр нәшер ителә. КПССның Олы Теләк районы комитеты органы була.[1]

Административ бүленеш үзгәртү

Район составына 13 авыл шурасына бүленгән (1940): Югары Ләмәз, Таулы, Казаяк, Кызыл Яр, Михайловка, Манатау, Мулдакай, Надеждин, Түбән Ләмәз, Салдыбаш, Сувор-Һомел, Төлкетүбә, Харьковка.[2]

Искәрмәләр үзгәртү