Рамил Гали

фоторәссам, ТР матбугат һәм гаммәви элемтә чараларының атказанган хезмәткәре

Рамил Гали, Рамил Якуб улы Галиев (1958 елның 11 марты, СССР, РСФСР, Чиләбе) ― фоторәссам, «Казан фотомәктәбе»нең вәкиле, 1995 елдан Россия Фотографлар берлеге һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татмедианың «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, 2021 елдан Татарстан Фотографлар берлеге рәисе[1], ТР матбугат һәм гаммәви элемтә чараларының атказанган хезмәткәре. «Бәллүр каләм», Фатих Кәрим исемендәге премияләр лауреаты[2].

Рамил Галиев
Туган телдә исем Рамил Якуб улы Галиев
Туган 11 март 1958(1958-03-11) (66 яшь)
СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Чиләбе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты
Һөнәре химик-технолог, фоторәссам
Эш бирүче С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, Вечерняя Казань, «Татарстан яшьләре», Молодежь Татарстана, «Шәһри Казан» газетасы, Гудок[d], Коммерсантъ[d], Комсомольская правда[d], Труд[d], Локомотив, 7 дней[d] һәм Татар-информ
Ата-ана
  • Якуб (әти)
  • Нәзифә (әни)
Бүләк һәм премияләре ТР матбугат һәм гаммәви элемтә чараларының атказанган хезмәткәре
Сайт Рамиль Гали

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1958 елның 11 мартында Чиләбедә туган. Әтисе Якуб, әнисе Нәзифә. 1960 елда гаиләсе Сембер шәһәренә күченгән. Совет Армиясендә элемтәче булып хезмәт иткән. 1978 елда демобилизациядән соң, Казанга килә һәм 1981 елда «химик-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология техникумын тәмамлаган, юллама белән Горбунов исемендәге заводка эшкә билгеләнгән, 1981―1987 елларда шунда эшләгән. Заводның аз тиражлы «Вперед» газетасында фотоларын бастыра башлый, соңрак заводның штаттагы фотографы булып китә. Самолетларны, запас частьләрне һәм завод тормышы белән бәйле башка вакыйгаларны фотога төшергән[3].

1985 елдан Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында эшли башлаган. Заводта эшләгәндә, «Вечерняя Казань» газетасында штаттан тыш фотограф булып эшләп ала. Үз алдына штатлы фотокорреспондент булу максатын куя. 8 айдан соң, фотоконкурс үтеп, «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә урнаша. Чиләбедә СССР фотографлары арасында узган фотоконкурста катнашып, беренче урын ала. «Татарстан яшьләре» газетасында берничә ел эшләгәннән соң, «Молодежь Татарстана» (1991 елдан), соңрак «Шәһри Казан» газеталарында эшли[3].

1999 елда Казанны калдырып, Мәскәүгә китә. Анда «Гудок» (2001―2002), «Коммерсантъ», «Комсомольская правда» (2002―2009), «Труд» (2013―2015) газеталарында, РФ Президентының журналистлар пулында эшли. Параллель рәвештә Мәскәүнең «Локомотив» клубының шәхси фотографы була. 2002 елда «Комсомольская правда»га эшкә килә, анда, аерым алганда, шоу-бизнес вәкилләрен, стильле мода-шоуларда мода күрсәтүләрен төшерә, мода фотоларын Лондонның иң уңышлы заманча сәнгать галереяларының берсенә алып бара. Көнүзәк темаларга кагылышлы «Халык плакаты» фотосурәтләр сериясен төшерә. Күпмедер вакыт «7 дней» журналы белән хезмәттәшлек итә[3].

2015 елда Казанга кайта, Татмедианың «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты булып эшли. Татарстанны заманча яктан гына түгел, үткәнгә карап та төшерергә тели[3].

Балачактан ук фото сәнгатенә кызыксыну һәм мәхәббәт хөкем сөргән атмосферада үсә: әтисе фотога төшерү белән мавыга, бер туганы һөнәри фотограф булган. Гаиләдә иске фотография мәктәбен уза, беренче фотоаппараты ― «Фотокор», 5нче сыйныфка якынрак әти-әнисе туган көненә «Зоркий-С» аппараты бүләк иткән. Балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укыган. Җитди фотоларны 23 яшендә төшерә башлаган. Яраткан темаларының берсе ― «Кояш астында кешеләр». Бу тема белән җиде ел шөгыльләнгән.30 мең фототасмалы архивында тарихи вакыйгалар, табигать күренешләре, милли традицияләр (Сабантуй һ. б.) тасвирламалары, хатын-кыз образлары, Казан күренешләре, спорт ярышлары һ.б. тупланган. Уннан артык (ш.и., икесе чит илләрдә) шәхси күргәзмәсен (мәсәлән, 2018 елда Казан кремлендә «Тимер кешеләр» күргәзмәсе, 2020 елда Әлмәттә «Бу Сезнең белән безнең тарих» күргәзмәсе [4]) оештырып, халыкка тәкъдим иткән. АКШта «Туризм» журналында эшләгәндә, «Soha» галереясы җитәкчелеге дә шәхси күргәзмәсен ачарга тәкъдим иткән булган[3].

2022 елда беренче китап-фотоальбомы («Казань из кофра») дөнья күргән. Басма үз эченә шәһәрнең 150 кадрын ала, ул милли колоритны саклаучы меңьеллык Казанның бай тарихын чагылдыра[5].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Мәкаләләр
  • Зилә Нигъмәтуллина. Казан каласы – ак кала. «Сөембикә», 2023 ел, № 10, 64-65нче бит.

Сылтамалар үзгәртү