Раил Асаинов

Мордовия мөфтие (2023 елдан)

Раил Асаинов, Раил Фәрит улы Асаинов (рус. Раиль Фяритович Асаинов, Абдульмалик-хазрат Асаинов, 1983 елның 6 августы, СССР, РСФСР, Mордва ACCР, Ромоданово районы, Азюрка ) ― мөселман дин эшлеклесе, РФ МДН составындагы Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе (2023 елның 4 мартыннан), мөфти, шәех, Саранск шәһәренең «Әл-Мансур» үзәк җәмигъ мәчете имамы (2013 елдан).

Раил Асаинов
рус. Абдульмалик-хазрат Асаинов
Туган телдә исем Раил Фәрит улы Асаинов
Туган 6 август 1983(1983-08-06) (40 яшь)
/ ССРБ, РСФСР байрагы РСФСР, Mордва ACCР, Ромоданово районы, Азюрка
Милләт татар
Һөнәре имам, мөфти
Сайт railhazrat

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1983 елның 6 августында[1] Мордва АССР Ромоданово районы Азюрка авылында күп балалы гаиләдә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 2001 елда Мәдинә шәһәренең (Согуд Гарәбстаны корольлеге) Мәдинә Ислам университетына укырга керә [2]. 2008 елда хәдис белеме факультетында диплом эшен яклый һәм бакалавр дәрәҗәсен ала. Шулай ук өстәмә рәвештә Ислам нигезләре факультетында диплом эшен яклый. Уку елларында Мордовия Республикасына даими кайта, лекцияләр белән чыгыш ясый, мәчет мәхәлләләре өчен дәресләр һәм семинарлар үткәрә.

Согуд Гарәбстанында укыган вакытта «Сахих әл-Бухари», «Сахих Муслим», имам Мәликнең «әл-Муватта», имам ән-Нававиның «40 хәдис», имам ибн Хаҗара әл-Аскаляниның «Нухба әл-фикр» китапаларына иҗазә (белемнәрнең укытучыдан укучыга дәвамлылыгын раслаучы документ) ала.

2013 елдан Саранск шәһәренең «Әл-Мансур» Үзәк Җәмигъ мәчете имамы, Тышкы элемтәләр буенча мөфти урынбасары, Коръәнне ятлау үзәге җитәкчесе.

2015 елдан Мордовиянең голәмәләр (ислам галимнәре) шурасы рәисе, 2017 елдан Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте голәмәләр шурасы әгъзасы.

2015 елда РФ МДН белән М. В. Ломоносов исемендәге МДУ берлектә оештырган «Дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын үтә.

2017 елдан Казан федераль университетының магистратурасында укый, 2020 елда магистрлык диссертациясен яклый. Квалификациясе: ислам финанслары магистры.

2021 елда Уфада педагогия университетында «Гаилә медиациясе» программасы буенча һөнәри әзерлек уза.

Хәзерге вакытта Ливан Ислам университетының докторантурасында читтән торып укый.

2023 елның 4 мартында Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составындагы үзәкләшкән дини оешма Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең XII чираттагы мәҗлес-съездында 25 мөселман җәмгыятеннән килгән делегатлар тарафыннан бертавыштан мөфти итеп сайланган[3].

2024 елның мартында Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе җитәкчесе буларак Мариуполь Җәмигъ мәчетендә булган[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

2022 елда Мордовия Республикасы Башлыгы Артем Алексеевич Здуновның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Шәхси тормышы үзгәртү

Өйләнгән, сигез бала тәрбияли.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү