Радик Газизов (1973)

мәктәп директоры (Самара, Россия)

Радик Газизов, Радик Рәфгать (Ревгать) улы Газизов (1973 елның 8 мае, СССР, РСФСР, Самара өлкәсе, Келәүле районы, Яңа Нарат) ― мәгариф эшлеклесе, 2012 елдан Самара шәһәренең татар телен һәм татар мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче «Яктылык» мәктәбе директоры, Самара шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре (2003). «Самар өлкәсенең мәшһүр ир-аты» (2016, 2018).

Радик Газизов
Туган телдә исем Радик Рәфгать улы Газизов
Туган 8 май 1973(1973-05-08) (50 яшь)
СССР, РСФСР, Самар өлкәсе, Келәүле районы, Яңа Нарат
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, мәктәп директоры
Бүләк һәм премияләре РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1973 елның 8 маенда Самара өлкәсенең Келәүле районы Яңа Нарат (эрз. Од Пиче веле) исемле мукшы авылында туган. Әтисе Самар өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылыннан, югары белемле ветеринария табибы; әнисе Шонталы районы Денис авылыннан.

Өч яшендә татарча, русча, мукшыча сөйләшкән. Рус телендә белем бирүче мәктәпне, җиде чакрымдагы район үзәгенә йөреп, баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамлаган. Самара дәүләт университетының икътисад факультетына конкурстан узмагач, Самара дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Район мәдәният йортына эшкә урнаша. Эштән кайтканда юл фаҗигасенә очрап, икенче группа инвалидлык ала.

Студент чагында «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә йөри, концертларда катнаша: җырлый, баянда уйный, концертны алып бара. «Яктылык» мәктәбенең беренче директоры Харидә Дашкина концертларның берсендә күреп, мәктәпкә эшкә чакыра. Мәктәптә музыка, физик тәрбия дәресләре укыта. Ун ел укытканнан соң, икенче югары (юридик) белем ала, Самара шәһәре мәгариф департаментына, конкурс аша узып, Самар өлкә мәгариф министрлыгына эшкә күчә.

2012 елда «Яктылык» мәктәбенә директор булып кайта. Әлеге уку йорты татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча махсуслашкан [1]. Тәрбия эшләре классик тәрбия ысулларына һәм татар халык педагогикасына нигезләнгән. «Яктылык» мәктәбендә шәһәрнең төрле районнарыннан килгән балалар, барысы ~600 бала белем ала, 39 укытучы эшли. 2019 елда мәктәпне алтын медальгә 6 бала, 2021 елда мәктәпне бетергән 33 баланың 9 ы тәмамлаган. Татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы фәннәрен укыту мәктәпнең укыту планына кертелгән. Биредә «Йолдыз» бию театры, «Сәләт—Самара» аланы, көрәшчеләр түгәрәге, «Әтиләр клубы» эшли, «Мирас» музее булдырылган. Математикадан БДИ нәтиҗәләре буенча мәктәп «Самара өлкәсенең иң яхшы 15 мәктәбе» исемлегенә (тугызынчы урында) кергән.

Радик Рәфгать улы мәктәптә яхшы атмосфера булдыра, педагогларны төрле иҗади эшчәнлеккә җәлеп итеп, аларның сәләтләрен һәм мавыгуларын исәпкә алып, үзара аңлашып яши. Педагогик коллективның һәр әгъзасының иҗади үсеше өчен шартлар тудырыла. Аның җитәкчелегендә «Яктылык» мәктәбе 2013 елда «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кергән [2], 2015 елда «Самара шәһәр округының иң яхшы Ел мәктәбе» конкурсы лауреаты булган. Аның тырышлыгы белән мәгариф учреждениесе бүген Самара һәм Самара өлкәсе татарларының милли мәдәнияте үзәгенә, мегаполис шартларында милли мәктәп булдыруның уникаль үрнәгенә әверелгән [3].

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

Самара шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Самара шәһәренең мәгариф мәсьәләләре буенча Иҗтимагый советы әгъзасы, Самара шәһәр округының «Әтиләр советы» әгъзасы, Совет районының 15нче микрорайоны Советы Рәисе.

Гарәп телен һәм ислам динен тирәнтен өйрәнү өчен башта мәдрәсә, соңрак Уфа ислам институтын тәмамлаган.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Гөлия (1976 елда туган). Балалары: Наилә, студент, Билал, Камилә, Ибраһим, барысы да «Яктылык» мәктәбен тәмамлаган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2003 — «РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе
  • 2003 — РФ мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы
  • 2014 — «Мәгариф өлкәсендәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы)
  • 2016, 2018 — «Самар өлкәсенең мәшһүр ир-аты» («Ел ир-аты») — «Ир-ат җитәкче» номинациясендә [4]

Әдәбият үзгәртү

  • Гөлнур Сафиуллина. Яктылык. «Сөембикә», 2021 ел, август, 22-25нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү