Казанның Киров районы

шәһәрнең көнбатыш өлешен биләп торучы Казан районы
(Пролетар районы (Казан) битеннән юнәлтелде)

Казанның Киров районы (рус. Кировский район) — шәһәрнең көнбатыш өлешен биләп торучы Казан районы.

Киров районы
Карта
Ил Россия
Статус Шәһәр районы
Керү Казан
Халык (2010) 109 066 кеше[1]
Мәйдан 108,79 км²

Рәсми сайты

Юбилей аркасы — район символы

География үзгәртү

Шәһәрнең үзәк өлеше буенча чик Идел һәм Казансу елгалары буенча үтә, көнчыгышта һәм төньякта Мәскәү районы белән чиктәш, көнбатышта — Татарстанның Яшел Үзән районы белән.

Районга шулай ук Юдино поселогы, һәм тагын 10 поселок керә: Залесный, Яңа Юдино (Беляевский), Займище, Хуҗәмәт, Красная Горка, Яңа Аракчино, Калинин, Иске Аракчино, Игумново-Лагерная, Лебяжье. Районның зур өлешен Казандагы иң эре урман зонасы һәм сәнәгый зона алып тора.

Тарих үзгәртү

1920 елда Адмиралтейский һәм Ягодный бистәләрен Казансу артындагы поселоклар белән кушу нәтиҗәсендә Объединённо-Слободской район барлыкка китерелә, 1925 елда ул Зареченский дип үзгәртелә, 1928 елданПролетарский. 1934 елда Пролетарский районыннан Ленин районын аерып чыгаралар. 1935 елда Пролетарский район Киров районы дип атала башлый.[2]

Киров районы җитәкчеләре үзгәртү

  1. ...
  2. 1965―1968 ― Индус Зарифулла улы Фәтхуллин (1933―1993) ― район башкарма комитеты рәисе;
  3. ...
  4. 1985—1985 ― Геннадий Иванович Зерцалов (26.05.1947) ― район башкарма комитеты рәисе;
  5. 1985—1987 — Николай Васильевич Мачтаков (14.05.1941) ― район башкарма комитеты рәисе;
  6. 1987—1989 — Владимир Егорович Селиванов (02.09.1947) ― район башкарма комитеты рәисе;
  7. 1989—1998 — Владимир Геннадьевич Соловьев (29.08.1954) ― район башкарма комитеты рәисе, администрация башлыгы;
  8. 1998—2006 — Александр Георгиевич Барышев (19.10.1954) — администрация башлыгы;
  9. 2006—2007 — Александр Евгеньевич Сергеев (26.05.1966) — администрация башлыгы;
  10. 2007—2009 — Айрат Рәфкать улы Нуретдинов (11.11.1971) — администрация башлыгы;
  11. 2009—2016 — Дамир Илдус улы Фәттахов (11.10.1979) — администрация башлыгы;
  12. 2016 ― 2024 — Сергей Александрович Миронов (1.07.1983) — администрация башлыгы.

Моны да карагыз үзгәртү

Киров районы урамнары үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү