Чуашстан Республикасы (чуаш. Чӑва́ш Республики́, рус. Чувашская Республика) — Русия Федерациясе составына кергән республика. Башкаласы — Чабаксар шәһәре. Дәүләт телләре буларак чуваш һәм рус телләре исәпләнә.

Халык саны – 1 251 619 кеше (2010). Мәйданы – 18 300 км2. Чуашстан Республикасында 21 административ район , 9 шәһәр, 8 шәһәр тибындагы бистә, 1700гә якын авыл исәпләнә.