Портал:Удмуртия/Сайланган мәкалә

Удмурт автономияле өлкәсе (рус. Удмуртская автономная область, удм. Удмурт автономи улос) — РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.

1932 елга кадәр Вотяк автономияле өлкәсе (рус. Вотская автономная область, удм. Вотяк автономи улос) исемен йөрткән.

Адмнистратив үзәге — Ижау шәһәре (1921 елның гыйнвар—июнендә — Глазов шәһәре).

Вотяк автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрьдә барлыкка килә. 1929 елда Нижгар өлкәсе (аннан соң — Нижгар крае) составына кертелә.

1932 елның 1 гыйнварыннан соң Удмурт автономияле өлкәсе исемен йөртә. 1934 елның 7 декабрьдә Киров крае составына кертелә, ә 28 декабрьдә ул Удмурт АССР-ына үзгәртеп корыла.