Тау ягы (Taw yağı, чуаш. Вирьял) яки Җәбәлстан  — Казан ханлыгы территориясенең Иделнең уң ярын алып торган тарихи өлкәсе. Үзәге булып Тауиле шәһәре саналган.

Бүгенге көндә әлеге территориядә Татарстан, Мордовия, Мари Ил, Чуашстан, Сембер, Нижгар өлкәләренең бер өлешләре урнашкан.