Портал:Мари Иле/Мари Ил шәхесе

Йыван Кырла (Кирилл Иванович Иванов, 17 март 19093 июль 1943) — мари совет язучысы һәм актёры. Йыван Кырла Вятка губернасы Уржум өязенең Купсола авылында (хәзер Мари Илнең Сернур районына карый) ярлы крестьяннар гаиләсендә туа. Аның атасы, комбед эшендә актив катнашуы сәбәпле кулаклар тарафыннан үтерелә.

Башлангыч белемне Марисола авылының беренче дәрәҗә мәктәбендә ала, аннан соң Сернурда икенче дәрәҗә мәктәбендә укый. 1926 елда Мари АӨның Сернур кантоны комсомол комитеты юллама буенча Казан университеты эшчеләр факультетының мари бүлекчәсенә укырга җибәрелә.

1929 елда Казан университетыннан Мәскәүгә Дәүләт кинематография техникумына (хәзер С. А. Герасимов исемле Бөтенрусия дәүләт кинематография университеты) җибәрелә. Техникумны тәмамлагач, 19341936 еллар арасында Йыван Кырла «Востокфильм» киностудиясендә актёр булып эшләгән.