Портал:География/Шәп мәкалә

Мачу Пикчу — инкларның «югалган» шәһәре
Мачу Пикчу — инкларның «югалган» шәһәре

Перу́ (исп. Perú, кечуа Piruw, аймара Piruw), рәсми атамасы Перу́ Җөмһүрияте (исп. República del Perú, кечуа Piruw Mama Llaqta, аймара Piruw Suyu) — Көньяк Америкада урнашкан дәүләт. Төньяк-көнбатышта Эквадор белән, төньякта Колумбия белән, көнчыгышта Бразилия белән, көньяк-көнчыгышта Боливия һәм Чили белән чиктәш. Көнбатышта Тын океан сулары белән юыла.

Тарихчылар фикеренчә, бу территорияләрдә беренче кешеләр якынча б.э.к. 9000 еллар тирәсендә килеп чыккан. Иң борынгы торак урыны буларак Норте-Чико санала. Аның килеп чыгу вакыты б.э.к. 3000 ел белән б.э.к. 1800 ел арасына туры килә.