Питрәч районы туган якны өйрәнү музее

Питрәч районы туган якны өйрәнү музее (рус. Краеведческий музей Пестречинского района) — Татарстанның Питрәч районы үзәге Питрәч авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Питрәч төбәге тарихы белән таныштыра.

Питрәч районы туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Питрәч районы
Урын Питрәч
Питрәч районы туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 1986
Урын 422770 ТР, Питрәч, Совет ур., 8.
Директор Елена Федор кызы Корябина
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Филиалы үзгәртү

Тарих үзгәртү

1986 елның 10 августында «Питрәч районы хәрби һәм хезмәт даны музее» буларак ачыла. Аңа туган як тарихын өйрәнүче, укытучы Петр Яков улы Козлов нигез сала. П. Я. Козлов — 1960-елларда Питрәчтә беренче мәктәп музеен оештыручы. П. Я. Козлов вафат булгач, 1980-елларда музей эшчәнлеген туктата, экспонатлар КПСС район комитеты китапханәсенә күчерелә[1].

1986 елда музейга яңа бина бирелә һәм экспозиция оештыру эше башлана. Музейның беренче мөдире — Анна Лаврентий кызы Ларина, Питрәч урта мәктәбенең элекке укытучысы. 1988 елның маеннан район туган як музее буларак эшли. Ул ХХ гасыр башында төзелгән тарихи бинада урнашкан. Әлеге бина — республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле.

1992 елданТР Дәүләт берләштерелгән музее филиалы. Директор — Воля Федор кызы Ушанова, 1997 елдан — Елена Федор кызы Корябина. 2010 елда музей юридик статус ала һәм «Питрәч районы туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет оешмасы дип атала.

Экспонатлар үзгәртү

Мәйданы – 234 кв. м. Фондта ~15 000 саклау берәмлеге (төп фондта — 12173 , фәнни-ярдәмче фондта — 2 900). Экспозицияләр өч залда урнашкан: «Төбәк халыклары мәдәнияте һәм көнкүреше залы» (XIX гасыр ахыры татар һәм рус йорты, асылзат һәм сәүдәгәр йорты күренешләре), «Хәтер залы» (Беренче бөтендөнья, Ватандашлар, Бөек Ватан, Әфганстан, Чечня сугышларында катнашучылар турында материаллар. Брест кирмәнен саклаучы Советлар Берлеге Каһарманы Петр Михаил улы Гавриловка аерым бүлек багышланган), «Халык һөнәрчелек кәсепләре залы».

Экскурсияләр үзгәртү

  • Һәрвакыт халык күңелендә
  • Төбәк халыклары мәдәнияте һәм көнкүреше
  • Питрәч керамикасы тарихы
  • Халык һөнәрчелек кәсепләре

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. . Краеведческий музей Пестречинского района 2019 елның 23 июль көнендә архивланган.. Питрәч районы мәдәният бүлеге сайты(рус.)