Нәҗметдин (мәчет, Салих)

Ислам гыйбадәтханәсе (Салих, Баулы районы, Татарстан, Россия)

«Нәҗметдин» мәчете (рус. Мечеть «Назметдин») ― Татарстан Республикасының Баулы районы Салих авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Баулы районы һәм шәһәре мөхтәсибәте карамагында. Баулы мөхтәсибәтендә ачылган 16нчы мәчет[1][2].

Мәчет
Нәҗметдин
Ил Россия
Авыл 423945,
Татарстан, Баулы районы, Салих, Калинин ур., 25 б.
Координатлары N 54° 6' 5.2992" E 53° 17' 28.7916"
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Төзелеш еллары 20232024 еллар
Төп даталар:
2024 ― рәсми ачылу
Халәте гамәлдә

1859 елда авылда 43 хуҗалыкта 281 кеше яшәгән, мәчет эшләгән[3].

Революциягә кадәр Самар губернасы Бөгелмә өязе Салих волосте үзәге булган Салих авылында ике мәчет (Урта һәм Югары мәчетләр) булган, мәктәп эшләгән. Революциядән соң һәм манаралар җимерелгәннән соң, гыйбадәтханә төзелмәгән. Мөселман гыйбадәтханәсе бинасында клуб ачылган, ул 1988 елда гына сүтелгән. Яңа мәчет шул ук урында төзелгән.

Мәчетне Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы (2018 елдан) Илдар Нурулла улы Габдрахманов (1974 елда Баулыда туган) төзеткән, аның бабасы шушы авылдан булган[4]. Авыл халкы да читтә калмаган, алар да матди ярдәм күрсәткән. Һәр җомга авылда яшәүче хатын-кызлар төзелеш хезмәткәрләренә өй ризыгы алып килеп торган.

2023 елның декабрендә манара урнаштырылган.

2024 елның 16 гыйнварында мәчет каршындагы дини җәмгыять (мәхәллә) рәсми теркәлү узган[5].

Яңа мәчет бинасы 2024 елның 24 маенда ачылган. Мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Баулы районы башлыгы, Баулы шәһәре мэры Ильяс Гозәеров, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин, дин әһелләре, төзелеш эшен башлап йөрүчеләр һәм хәйриячеләр катнашкан[6].

Яңа ачылган «Нәҗметдин» мәчете 30-40 кешегә исәпләнгән. Гыйбадәт йорты ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз уку залы, тәһарәтханә, барлык уку кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән, бинага электр уты һәм җылыту системасы кертелгән. Мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән.

2014 елның 16 гыйнварыннан имам-хатыйб Сәгыйть улы Исмәгыйль хәзрәт Закиров[5].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү