Ильяс Исмәгыйль улы Гозәеров (27.05.1980; Якты Күл, Баулы районы, ТАССР) — Татарстанның Баулы районы башлыгы.[1]

Ильяс Исмәгыйль улы Гозәеров
Туган 27 май 1980(1980-05-27) (43 яшь)
Якты Күл авылы, Баулы районы, ТАССР
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре муниципаль эшлекле

Биография үзгәртү

Ильяс Исмәгыйль улы Гозәеров 1980 елның 27 маеда Татарстан АССРның Баулы районының Якты Күл авылында туган[2] (хәзер Баулы шәһәренә кушылган, Якты Күл урамы).[3][4]

Ике югары белемгә ия. 2006 елда Уфа Шәһәренең Башкорт дәүләт аграр университетын (финанс һем кредит белгечлеге буенча), 2014 елда — РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен (менеджер белгечлеге буенча) тәмамлаган.[2]

2003-2004 елларда Баулы районында һәм Баулы шәһәрендә «БТИ» РГУПның бүлендек предприятиесе төзелмәләрен һәм корылмаларын инвентаризацияләү буенча техник булып эшли. 2004-2005 елларда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Баулы районында һәм Баулы шәһәрендә икътисад бүлеге әйдәп баручы белгече булып эшли. 2005-2008 елларда "Баулы районы һәм Баулы шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе" муниципаль унитар предприятиесе икътисадчысы булып эшли. 2008-2014 елларда Баулы муниципаль районы Советы Аппаратының Оештыру бүлеге башлыгы булып эшли. 2014 елның 10 февраленнән 2015 елның 18 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе булып эшли.

2015 елдан 2021 елгача Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.[2]

2021 елның октябреннән Татарстан Республикасының Баулы районы башлыгы.[1]

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, дүрт кыз тәрбияли.[2]

Искәрмәләр үзгәртү