Нурлы (мәчет, Түбән Мактама)
«Нурлы» мәчете ― Татарстанның Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт район мөхтәсибәте карамагында. [1]
Мәчет | |
Нурлы
| |
Ил | Россия |
штб | 423440 Татарстан, Әлмәт районы, Түбән Мактама, Вахитов ур., 29 а |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | Әлмәт районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | хәнәфи |
Бина төре | манарасы янда төзелгән мәчет |
Нигезләнгән | 2009 |
Төзелеш еллары | 2010—2011 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртүXX гасыр башында авылда ике җәмигъ мәчете булган. [2] 1746 елда авылның ике урамы кисешкән мәйданда биек нигезгә күтәреп, агачтан беренче мәчет салынган. Мәчет тирәли рәшәткә белән әйләндереп алынган бакча булган, анда сирень һәм сәрви куаклары үскән. 1831 һәм 1861 елларда (соңгысында эшмәкәр Габделвәгыйз Габделнәгыймов акчасына) мәчет яңадан корылган. 1869 елда мәчет каршында мәктәп ачылган. 1905 елда мәхәллә 436 ир-ат һәм 427 хатын-кыз яшәгән 136 хуҗалыкны берләштергән. Мәчет имамнары – Юлдаш Үрәзмәтов, Моратбакый Мостаев, Хисаметдин Мостаев, Җамалетдин Моратбакыев, Хөсәен Мөхетдинов, Шаһимөхәммәт Моратбакыев, Сафуан Хөсәенов (1931 елда Чиләбе өлкәсенә сөрелгән), Галимҗан Гафиятуллин. Беренче мәхәллә мәчете ТАССР Югары Советы президиумы карары белән 1940 елның 13 августында ябылган. Бинада мәктәп эшләгән. 1958 елда мөселманнар мәчетне кайтаруны сораганнар, әмма, бина иске дигән сылтау белән ул сүтелгән.
Икенче мәхәллә мәчете 1904 елда төзелгән. Мәхәллә 262 ир-ат һәм 241 хатын-кыз яшәгән 116 хуҗалыкны берләштергән. Имам – Мөхәммәтфазыл Насретдинов. Икенче мәхәллә мәчете ТАССР Югары Советы президиумы карары белән 1932 елның 9 маенда ябылган. Бинада авыл клубы урнашкан.
1987 елда авыл мөселманнары, ташландык китапханә бинасын ремонтлап, гыйбадәт йорты ачалар, манара күтәрәләр. Мулла вазифасын А. Гатауллин, А. Мирсәяпов башкара.
Яңа заман
үзгәртү1994 елда авыл халкы «Татнефть» җитәкчеләреннән яңа җәмигъ мәчете коруда ярдәм сорый. Мәчет проектын инженер-төзүче А. А. Шакирҗанов, архитектор Н. Певцов булдырган. 1995 елның 3 гыйнварында төзелеш эше башлана. 1996 елның 8 июнендә мәчет ачыла. Төп иганәчеләрнең берсе булган «Әлмәтнефть» НГДУ җитәкчесе М. Ш. Җәләтов хөрмәтенә мәчеткә «Марс» исеме бирелгән.
2011 елның 11 июлендә бистәдә икенче санлы җәмигъ мәчете ачыла. Аңа «Нурлы» исеме бирелә. Мәчет проектының авторлары – архитекторлар М. Т. Минабетдинов, Г. Ф. Вахитова; инженер С. В, Базина (Татсельхозхимпроект институты).[3] Гыйбадәтханә төзелешенә нефтьчеләр 3,5 миллион сум акча биргән. [4]
Мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтие (2011—2013 елларда) Илдус Фәиз, Әлмәт районы башлыгы (2001-2011) Ришат Әбүбакиров, районның имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашкан.[5]
Тасвирлама
үзгәртү100 кешегә исәпләнгән «Нурлы» мәчете бистәнең Вахитов урамы белән аны ураткан тыкрык киселешендә төзелгән. Бер катлы бина каен агачыннан буралып, кирпеч белән тышланган. 2010 елның июлендә торгызылган 7,5 метр биеклектәге манарасы мәчет бинасы янына көньяктан терәп салынган. Ярымай Бөгелмә механика заводында коелган. Төп бинага өстәп, янкорма эшләнгән. Мәчет ачылган көннән биредә мәдрәсә эшли.
Мәчетнең имамы (2007 елдан) – Габдулла Абдуллин.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Альметьевский Мухтасибат / О мухтасибате 2022 елның 28 декабрь көнендә архивланган.
- ↑ Нижняя Мактама. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Галерея проектов ЗАО ПК "Татсельхозхимпроект" - Мечеть в п. Нижняя Мактама
- ↑ В Альметьевском районе построили мечеть за 3,5 млн рублей. «Вечерняя Казань», 21.07.2011
- ↑ Энже Хасаншина. В п.г.т. Нижняя Мактама состоялось торжественное открытие мечети № 2. 2022 елның 28 декабрь көнендә архивланган. Альметьевский муниципальный район и город Альметьевск, 15.07.2011(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Нижняя Мактама села мечети. Альметьевская энциклопедия (рус.)