Бөгелмә механика заводы

«Татнефть» ГАҖ Бөгелмә механика заводы — «Татнефть» корпорациясе составына керүче Бөгелмә шәһәрендәге завод.

Бөгелмә механика заводы
Нигезләнү датасы 1954
Логотип
Оештыру-хокук формасы гаммәви акционерлык җәмгыяте[d]
Рәсми веб-сайт bmz.tatneft.ru

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Завод нефть-газ эшкәртү, химия һәм энергетика машина төзелеше өлкәсендә иң борынгы предприятиеләрнең берсе. Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан һәм яхшы автомобиль һәм тимер юллар белән тәэмин ителгән.

Завод тарихы үзгәртү

Заводка 1954 елда төзелеш механизмнарын ремонтлау буенча Бөгелмә механика заводы буларак нигез салынган. 1956 елдан хәзерге исеме астында йөри. 1976-1992 елларда «Бөгелмәнефтемаш» берләшмәсе, «Казанкомпрессормаш» фәнни-җитештерү берләшмәсе составында була. 1980-нче елларда «Бөгелмәнефтемаш» җитештерү берләшмәсенең баш предприятиесе, СССР Нефть һәм химия машина төзелеше министрлыгының алдынгы предприятиеләренең берсе; 1992 елда Министрлар Кабинетының 1992 елның 2 ноябрендәге 602 номерлы карары нигезендә «Татнефть» җитештерү берләшмәсе составына керә. Предприятие нефть, газ, нефть эшкәртү, нефть химиясе сәнәгате өчен җиһазлар әзерләү һәм китерү белән шөгыльләнә.

Бөгелмә механика заводының барлыкка килүе һәм үсеше тиз темпларда бара. 1962 елда, төзелгәннән соң алты елдан соң, завод халыкара дәрәҗәгә чыга, Болгариягә җылылык алмаштыручыларның беренче партиясе җибәрелә. 1966 елда экспорт белән тәэмин итү дөньяның 14 илендә башкарыла.

Завод үсешендә аның 1988 елда тулы хуҗалык исәп-хисапка күчүе этап була. 90 нчы еллар башында БМЗ маркасы белән нефть аппаратурасы Кубага, Болгариягә, Югославиягә, Вьетнамга һәм Кытайга озатыла. 1991 елда халык кулланышы товарлары җитештерү цехы ачыла. Бу елларда завод төзелеше төрле темпларда дәвам итә.

Заводның «Татнефть» ГАҖ белән берләшүенә кадәр БМЗ төрле елларда химия һәм нефть машина төзелеше министрлыгына, авыр машина төзелеше министрлыгына караган; БМЗ базасында структур үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә «Бөгелмәнефтемаш» җитештерү берләшмәсе барлыкка килгән, завод «Казанкомпрессормаш» составына кергән. 1992 елда завод «Татнефть» ГАҖ берләшмәсе составына керә, шуның аркасында алга таба үсеш өчен яңа импульс ала.

Чыганаклар үзгәртү