Нурлан Калыбеков

кыргыз язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче

Нурлан Калыбеков, Нурлан Өскөнали улы Калыбеков[1] (кырг. Нурлан Өскөнали уулу Калыбеков; 1973 елның 21 сентябре, СССР, Кыргыз ССР, Ош өлкәсе, Җаны-Җол районы, Аркыт) ― кыргыз шагыйре (акын), тәрҗемәче, 1996 елдан Кыргыз Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. Кыргыз Республикасы милли язучылар берлеге рәисе (2019―2024). 2024 елдан Кыргызстанның «Нурборбор» иҗади яшьләр оешмасы җитәкчесе. Кыргызстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе. Кыргызстан Республикасының яшьләр премиясе, Жолон Мамытов исемендәге республика әдәби премиясе, Мокагали Макатаев исемендәге һәм Габит Мөсрепов исемендәге (Казакъстан) әдәби премияләр лауреаты.

Нурлан Калыбеков

Тугач бирелгән исеме: кырг. Нурлан Өскөнали уулу Калыбеков
Туу датасы: 11 декабрь 1972(1972-12-11) (52 яшь)
Туу урыны: СССР, Кыргыз ССР, Ош өлкәсе, Җаны-Җол районы[d], Аркыт[d]
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Кыргызстан байрагы Кыргызстан
Эшчәнлек төре: шагыйрь, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1990 – х. в.
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь, поэма
Иҗат итү теле: кыргыз
Дебют: 1990
Премияләр: Кыргыз Республикасының яшьләр премиясе,
Жолон Мамытов исемендәге премия,
Мукагали Макатаев исемендәге премия
Габит Мөсрепов исемендәге премия

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1973 елның 21 сентябрендә Кыргызстан ССР Ош (хәзерге Җәлал-Абад) өлкәсе Җаны-Җол районы (1992 елдан Аксы районы) Кызыл-Суу авыл аймагы (авыл җирлеге) составына керүче Аркыт авылында туган.

1988 елда Аркыт сигезьеллык мәктәбен, 1990 елда Таш-Көмүр шәһәрендәге И. В. Панфилов исемендәге 6нчы урта мәктәпне тәмамлаган. Йосыф Баласагунлы исемендәге (2002 елдан) Кыргыз дәүләт милли университетының[d] журналистика факультетын (1996 елда), «философия» юнәлеше буенча магистратураны (1998 елда) тәмамлаган. Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты пофессоры Юрий Поликарпович Кузнецов[d] (1941―2003) семинарларында шөгыльләнгән[2].

Хезмәт юлы

үзгәртү

1990–1992 елларда Фрунзе (1991 елдан Бишкәк) шәһәр почтамтында слесарь-ремонтчы.

«Кыргызсоодакурулушмонтаж» идарәсендә, СССР автомобиль сәнәгате министрлыгының «Союзавтоприцеп» Бөтенсоюз җитештерү берләшмәсе составына кергән Фрунзе автомобиль җыю («Кыргызавтомаш») заводында (хәзерге «Автомаш-Радиатор» ҖЧҖ[3]) эшче булып хезмәт иткән.

1998 елда «Философия» юнәлеше буенча магистратураны тәмамлагач, Кыргыз дәүләт университетының дин белеме кафедрасында укытучы, өлкән укытучы булып эшләгән.

2013 елның февралендә Мәскәүдә Россиядә акча эшләүче яшь әдәбиятчылар-ватандашлары өчен мастер-класс уздырган[4].

2019―2024 елларда Кыргыз Республикасы милли язучылар берлеге (1934―2005 елларда Кыргызстан Язучылар берлеге) идарәсе рәисе[5].

2024 елдан Кыргызстанның «Нурборбор» иҗади яшьләр оешмасы (Халыкара иҗат академиясе) президенты[6].

«Бөтенлек»

Мин фани бу дөньяны
Бүлмимен ак-карага.
Ул хасил бөтенлектән,
Нур ага бу төнлектән
Һәркемгә тиеп тигез
Һәм янә күккә аша,
Сызылып йолдызгача.
Дөньяда ак вә кара
Әйтерсең ике игез.
Кем кайсын сайлый, шунда
Олага бирсен дибез –
Җәннәткә йә Тәмугка.
Тоймыйм эссе вә суык –
Хасил мин бөтенлектән.
Нур төшә дә төнлектән
Тирмәмнең эче балкый,
Без – фани, ә нур – бакый![7].
Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәсе[8]

Беренче шигыре Ош шәһәренең «Ленин жолу» (1941―1991; «Кыргызстан большевиги», 1938―1941; 1991 елдан «Ош жаңырыгы» (Ош кайтавазы)) газетасында 1990 елда басылып чыккан. 1996 елдан Кыргыз Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.

Кыргыз һәм рус телләрендә дөнья күргән дүрт шигырь китабы авторы.

Иртә вафат булган кыргыз шагыйрьләре Алыкул Осмоновның[d] (1915―1950) «Ата журт», Жолон Мамытовның[d] (1940―1988) «Издейм сени», Турар Кожомбердиевның[d] (1966―1989) «Мен тоолордун уулумун» китапларын төзеп бастырган[6].

Шигырьләре рус, казакъ, азәрбайҗан, татар телләренә тәрҗемә ителгән. «Казан утлары» журналының 2024 елгы № 12 (1226) декабрь санында «Кардәш халыклар әдәбияты» рубрикасында Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәсендә Нурлан Калыбековның «Тирмәмнең эче балкый» исеме белән шигырьләр шәлкеме бирелгән[8].

Басылган китаплары

үзгәртү

Кыргыз телендә

үзгәртү
  • Нур дүйнө: Ырлар. – Б.: ПКО Салам, 1995. – 48 б.
  • 21: Ырлар жана поэма. – Б.: Техник, 1999. – 114 б.
  • Теңиринсан: Ырлар жана поэма. – Б.: Бийиктик, 2004. – 58 б.
  • Күнэл: Ырлар жана поэма. – Б.: Бийиктик, 2007. – 320 б. (күмәк җыентык).
  • Сыр жарык: Ырлар, поэмалар, котормолор. – Б.: Бийиктик, 2010. – 178 б.

Рус телендә

үзгәртү
  • Дервиш миров: Стихотворение и поэма. – Б.: Бийиктик 2002. – 88 с.
  • Азия, все мы твои дети: Стихотворение. – Б., 2000. – 320 с. (коллективный сборник)

Тәрҗемәләре

үзгәртү
  • Мукагали Макатаев Үч бакытым. – Б.: Элпек, 2000. – 48 б.
  • Магжан Жумабаев Теңир от. – Б.: Техник, 2002. – 58 б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • Кыргызстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе
  • Кыргызстан Республикасы хөкүмәтенең яшьләр премиясе
  • Жолон Мамытов исемендәге республика әдәби премиясе
  • Мокагали Макатаев исемендәге әдәби премия (Казакъстан)
  • Габит Мөсрепов исемендәге әдәби премияләр (Казакъстан)
  • 2013 ― Сергей Есенинның алтын медале (Россия һәм Мәскәү өлкәсе Язучылар берлеге һәм «Литературная Московия» газетасы гамәлгә куйган) ― рус мәдәнияте традицияләренә тугрылык өчен[4]

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Кыргыз Республикасынын жазуучулары / Түз.: М. Ааматов, А. Чекиров, Ө. Калыева. Б.: 2011. – 456 б. ISBN 978-9967-26-379-6

Сылтамалар

үзгәртү