Фәнил Гыйләҗев
Фәнил Гыйләҗев, Фәнил Фаил улы Гыйләҗев ― шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (2023).
Фәнил Гыйләҗев | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәнил Фаил улы Гыйләҗев |
Туган | 16 май 1987 (37 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия |
Белем | Казан федераль университетының җурналистика һәм социология факультеты |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | шагыйрь, журналист |
Бүләк һәм премияләре | Шәйхи Маннур исемендәге премия |
Сайт | ВКонтакте |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүФәнил Фаил улы Гыйләҗев 1987 елның 16 маенда Казан шәһәрендә туган. Үсмер чагы Чирмешән районының Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында үтә. Шунда 2005 елда Югары Кәминкә урта мәктәбен тәмамлаган. Казан федераль университетының җурналистика һәм социоогия факультетында татар журналистикасы бүлеген тәмамлый. Мәктәптә укыганда иҗат итә башлый. Иң яратып яза торган өлкәсе - шигърият өлкәсе.
Студент чорында “Шәрыкъ клубы”на, университеттагы “Әллүки” әдәби түгәрәгенә йөри. Шигырьләре "Идел", "Ялкын", "Чаян" журналларында, "Безнең Чирмешән" газетында басыла. Шигъриятеңдә милләт, тарих, тел язмышы чагыла.
Эшчәнлеге
үзгәртүУниверситетны тәмамлагач, 3 еллап “Шәһри Казан” газетасында эшләп ала. Анда “Фәнил яеметкесе” дигән рубрика ачып җибәрә. Төрле көн кадагына суга торган, милли-сәяси темаларга багышланган юмор-сатирига корылган такмакчыклары басылып килә.
2014 елда “Ризасызлык” дигән китабы басыла. “Ризасызлык” китабының беренче өлешенә кергән шигырьләрнең күбесе, башлыча, дини фәлсәфә, күңел лирикасына, әти-әниләргә, төп нигезен авыл темасына багышланган шигырьләр тәшкил итә. “Ризасызлык” китабының икенче өлеше милли, тарихи, сәяси темаларга язылган шигырьләрдән тора. Һәм аның өченче өлешендә юмор-сатирага тартым шигырьләр тупланган.
Фәнил Гыйләҗев “Казан утлары” журналында мөхәррир булып эшли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2010 ― “Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсының “Шигърият” номинациясендә Гран-при иясе.
- 2010 ― "Шигъри Сабантуй - 2010" Идел-Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесендә икенче урын.
- 2011 ― "Таян Аллага - 2011 бәйгесендә Гран-при иясе.[1]
- 2017 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе (кызыксындыру премиясе) ― "Ризасызлык" китабы өчен.
- 2023 ― Шәйхи Маннур исемендәге премия ― «Кирмән нигезе» китабы өчен[2]
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Эльза. Ике кыз үстерәләр[3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ!!! ГИЛЯЗОВСКИЙ!!! Шәп шагыйрь ул! ВКонтакте
- ↑ Мамадышта Шәйхи Маннур премиясе тапшырылды. Татар-информ, 17.01.2023
- ↑ Фәнил Гыйләҗев / «Ирек мәйданы», 9.05.2024, № 18 (710), 29нчы бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Фәнил Гыйләҗев. 2021 елның 14 апрель көнендә архивланган. Әдипләр.Белем.ру
- Фәнил Гыйләҗев. Матбугат.ру
- Казан утлары журналы редакциясе