Нина Николаевна Калитина (1926 елның 1 июне2018 елның 3 сентябре) — совет һәм Россия сәнгать тарихчысы, XIX—XX гасырлар француз сәнгате тарихы буенча белгеч. Сәнгать белеме докторы, СПбДУның мактаулы профессоры (2011), 1972—1995 елларда СПбДУның сәнгать тарихы кафедрасы мөдире.

Нина Калитина
Туган 1 июнь 1926(1926-06-01)
Үлгән 3 сентябрь 2018(2018-09-03) (92 яшь)
Әлма-матер Питырбур дәүләт университетының тарих факультеты[d]
Һөнәре галим, сәнгать белгече
Эш бирүче Питырбур дәүләт университетының тарих факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Нина Калитина 1926 елның 1 июнендә туа. Әтисе — Николай Калитин (1884—1949), физик, метеоролог[1]. Балачакта ук француз телен үзләштерә.

1948 елда Ленинград дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1951 елда шунда ук аспирантураны тәмамлый һәм шул ук елны шунда ук укытучылык эшен башлый. 1960—1961 елларда Сорбоннада стажировка үткән. 1970 елдан профессор. 1972—1995 елларда СПбДУның сәнгать тарихы кафедрасы мөдире.

Аның укытучылары Михаил Каргер, Николай Пунин, Михаил Доброклонский, Владимир Левинсон-Лессинг һәм Иеремия Иоффе була. 1952 елда «XIX гасырның 30 нчы елларында Франциядә революцион сәяси карикатура» темасына кандидатлык диссертациясен, 1967 елда, ССРБда иң яшь хатын-кыз-сәнгать белеме докторы булып, «XIX гасыр Француз рәсем сәнгатендә „реализм чоры“» темасына докторлык диссертациясен яклый.

1975—2002 елларда — «Ил һәм чит ил сәнгате мәсьәләләре» вузара җыентыгының җаваплы мөхәррире. 1990—1991 елларда Россия сәнгатьчеләр җәмгыятенең Санкт-Петербург шәһәре буенча вице-президенты. 2000—2008 елларда СПбДУның тарих факультеты каршындагы «сәнгать белеме», «археология», «этнография» белгечлекләре буенча гыйльми һәм диссертация советы рәисе. Шулай ук Франция, АКШ, Алмания, Швейцария, Венгриядә лекцияләр укыган.

Аның укучылары арасында Е. Ю. Андреева, И. Д. Чечот, И. И. Карлов, А. В. Рыков, Б. И. Асварищ, Е. В. Васильева, М. А. Чернышева һ. б. бар. Аның җитәкчелегендә сәнгать белеме кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия булган 18 диссертация якланган[2].

120 дән артык эш, шул исәптән 10 монография авторы.

Бүләкләр үзгәртү

  • РФ атказанган фән эшлеклесе (1999).
  • Россия Президенты В.В. Путинның рәхмәт хаты (2005).

«Хезмәттәге казанышлары өчен» (1976), «Хезмәт ветераны» (1986), «Камалышлы Ленинградта яшәүче» (1989) медальләре белән бүләкләнгән.

Төп басмалар үзгәртү

  • Калитина Н. Н. Французское изобразительное искусство конца XVIII-XX веков. — Л.: Изд-во Ленингр. ун-та, 1990. — 280 с. — 10 000 экз. — ISBN 5-288-00523-0.
  • Калитина Н. Н. Французская пейзажная живопись. 1870—1970. — Л.: Искусство, 1972. — 264 с. — 30 000 экз.
  • Калитина Н. Н. Французский портрет XIX века. — Л.: Искусство, 1986. — 280 с. — 50 000 экз.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Журнал «Санкт-Петербургский университет». Blog Archive. Три составляющих счастливой жизни, Archived from the original on 2016-09-23, retrieved 2021-11-30 
  2. Калитина Нина Николаевна(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү