Николай Николаевич Калитин (1884 елның 29 марты, Сырковицы, Петербург губернасы, Россия империясе1949 елның 21 августы, Ленинград) — совет галим-физигы, метеоролог, физика-математика фәннәре докторы, профессор. ССРБда актиметриягә нигез салучы, РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе (1948).

Николай Калитин
Туган 29 март 1884(1884-03-29)
Сырковицы[d], Ямбург өязе[d], Санкт-Петербург губернасы, Россия империясе
Үлгән 21 август 1949(1949-08-21)[1] (65 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре физик
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Николай Калитин 1884 елның 29 мартында Петербург губернасының Сырковицы авылында авыл укытучысы гаиләсендә туган. Шул ук елны аның әти-әнисе Павловск шәһәренә күчеп килә, анда Николай үсә, укый һәм 1941 елга кадәр эшли. Башлангыч белемен өйдә ала, аннары 1904 елга кадәр Царскосельское гимназиясендә укый.

Авыр матди шартлар аркасында, гимназиядә укуны Павловскта 1878 елда Петербург Фәннәр академиясе тарафыннан нигез салынган магнит-метеорология обсерваториясе станциясендә күзәтүче эше белән бергә алып барган. Гимназияне тәмамлап, Санкт-Петербург университетына физика-математика факультетына астрономия төркеменә керә, аны 1911 елда тәмамлый.

Студент чагында ук Н. Калитин 4 фәнни эш бастыра, Астрономия җәмгыятендә докладчы була һәм Төркестанга Фәннәр академиясе экспедициясендә катнаша.

Университетны тәмамлаганнан соң, Н. Калитин астрофизика — йолдызара киңлектә ут дисперсиясен өйрәнү белән шөгыльләнә. Атмосфераның радиацион үзенчәлекләре мәсьәләләрен өйрәнеп, актинометрия белән генә шөгыльләнә башлый. 1911 елдан башлап Төп физик (соңрак геофизик) обсерваториядә эшли, аннан соң актинометрия һәм атмосфера оптикасы бүлеген җитәкли.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач запастагы прапорщик Калитин хәрби хезмәткә алына һәм Гатчина авиация мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. Югары хәрби һава йөзү мәктәбендә хезмәт итеп, очучы исемен алып, очкычларда, буш аэростатларда һәм дирижабльләрдә очкан.

Кызы — Нина Калитина (1926—2018).

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

Калитин инициативасы белән һәм аның редакциясе астында 1926 елдан башлап «ГГО даими актионометрик комиссиясе бюллетене» махсус журналы чыгарыла башлый.

Н. Н. Калитин 250 дән артык фәнни эшләр һәм 32 уйлап табулар авторы.

Бүләкләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Соловьев В А., Николай Николаевич Калитин, «Метеорология и гидрология», 1949, № 3
  • Соловьев В А., Памяти Н. Н. Калитина, «Природа», 1950, № 2.
  1. 1,0 1,1 1,2 Калитин Николай Николаевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.