Николо-Берёзовка җәмигъ мәчете

мәчет (Николо-Березовка, Башкортстан, Россия)


Николо-Берёзовка җәмигъ мәчете (баш. Николо-Берёзовка йәмиғ мәсете) – Башкортстанның Кызыл Кама районы үзәге Николо-Берёзовка авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Үзәкләштерелгән дини оешма – Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең «Николо-Березовка авылы Мәхәллә № 1393» җирле мөселман дини оешмасы карамагында [1].

Мәчет
Ниоло-Берёзовка җәмигъ мәчете
баш. Николо-Берёзовка йәмиғ мәсете
Ил Россия
Авыл 452930,
Башкортстан,
Кызыл Кама районы,
Николо-Берёзовка, Яшел ур., 4А
Координатлары 56°07′50″ N, 54°10′20″ E
Дин Ислам
Мәхәллә ҮДН № 1393 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 2001 ел2002 ел
Төп даталар:
2002 ел – мәчет ачылган
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

1550 елда рус кирмәне буларак төзелгән Николо-Березовка авылында (2015 елга кадәр штб), 2010 елда халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, татарлар һәм башкортлар 6 мең кешедән торган авыл халкының яртысыннан күбрәген тәшкил иткән[2]. Авылда мөселман җәмгыяте 2000 елның 7 июлендә оешкан һәм җирле мөселманнар авылда мәчет төзү өчен эш башлаган.

Тасвирлама үзгәртү

2002 елда авылның Кама елгасыннан ерак почмагында, урман башланган урында силикат кирпеченнән мәчет төзелгән. Архитектурасы белән 1995 елда Кызыл Кама районы Куян авылында төзелгән мәчетнең игезәге. Тәрәзәләренең өске бүлемендә түгәрәкләр булуы белән аерылып тора[3].

Мәчет каршында мәдрәсә эшли. Мәчеттә даими рәвештә намазлар укыла, исем кушу, никах үткәрү йолалары үткәрелеп килә, мөселман бәйрәмнәре уздырыла[4] [5].

«Николо-Березовка авылы Мәхәллә № 1393» җирле мөселман дини оешмасы 2013 елның 1 гыйнварында Федераль налог хезмәтендә рәсми теркәлү узган [6].

2014 елда район хакиме Рөстәм Марат улы Мусин[7], «Җылылык челтәрләре» (җитәкчесе Айрат Мортазин), «Автопласт» (директоры Андрей Ковшов) предприятиеләре, сату нокталары хуҗалары һ. б. эшмәкәрләр ярдәме белән мәчеттә ремонт эшләре башкарыла, идән җылытыла, автомат җылыту системасы алмаштырыла [8].

Җитәкчелек үзгәртү

Рәисләр - имам-хатиблар:

  • Хәмәтнуров Илнур Фәндәвис улы[1]
  • Әхмәдишин Рафаэль Ибраһим улы
  • 2019 елның 22 маеннан – Нурисламов Зифел Гимадел улы[6]

Имам-мөхтәсиб:

  • Салихҗанов Рәсим Мәганәви улы[9]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү