Николай Устюгов (23 декабрь 1896 ел24 сентябрь 1963 ел) — совет тарихчысы, югары мәктәп укытучысы. Тарих фәннәре докторы (1957), профессор (1959). Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы. Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1957). Кызыл Йолдыз ордены (1944) кавалеры.

Николай Устюгов
Туган 23 декабрь 1896 (4 гыйнвар 1897)
Синеглазово, Копейск шәһәр бүлгесе, Чиләбе өлкәсе[1]
Үлгән 24 сентябрь 1963(1963-09-24)[2] (66 яшь)
Вилнүс, Литва Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, СССР[2]
Күмү урыны Введен зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Россия империясе
Әлма-матер МДУның җәмгыять фәннәре факультеты[d] һәм Оренбургская духовная семинария[d]
Һөнәре тарихчы
Эш бирүче Мәскәү тарих-архив институты[d] һәм ССҖБ ФА тарих институты[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Николай Владимирович Устюгов 1896 елның 23 декабрендә Ырынбур губернасы Чиләбе өязе Синеглавзовский бистәсендә (хәзер Чиләбе шәһәре составында) руханилар гаиләсендә туган. Чиләбе дини училищесын тәмамлый.

1918 елда Ырынбур дини семинариясен тәмамлаганнан соң Чиләбе һәм Томск тирәсендәге тимер юл мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Бераз вакыт Томск университетында укый. 1919 елда Кызыл армиягә алына һәм Себердә ак гаскәрләргә каршы хәрби алышларда катнаша.

1924 елда Мәскәү дәүләт университетының иҗтимагый фәннәр факультетының иҗтимагый-педагогик тарих бүлеген тәмамлаганнан соң Мәскәү китапханәләрендә (Коммунистик академиянең, Политехник музееның һ. б.) эшли. Тарих фәннәре кандидаты (1938; диссертация темасы:«Очерки по истории преобладающих видов труда в посадах восточной части Поморья в первой половине XVII века»). Тарих фәннәре докторы (1957; диссертация темасы: «Словарная промышленность Соли Камской в XVII веке»).

1935 елдан СССР Фәннәр академиясенең Тарих институты хезмәткәре була. Бер үк вакытта 1938 елдан Мәскәү тарих-архив институтында укыта, ярдәмче тарихи дисциплиналар буенча лекцияләр укый һәм семинарлар алып бара.

1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, ополчение дивизиясенең гади кызылармеецтан 11 нче гвардия армиясенең Юл бүлеге техник разведкасы подразделениесе командирына кадәр үрли. Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлаганнан соң, СССР Фәннәр академиясенең Тарих институтында һәм Мәскәү тарих-архив институтына эшкә кайта. 1947 елда Мәскәү тарих-архив институтында ССРБ территориясендә феодализм дәвере тарихы буенча студентлар түгәрәген оештыра, аның 18 катнашучысы Устюгов җитәкчелегендә кандидат диссертацияләрен яклап галим булып китә.

СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтының гыйльми консультанты була.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Якынча 150 фәнни хезмәт авторы. Фәнни тикшеренүләре XVII—XIX гасырларда Русиянең социаль-икътисади үсешенә, Урал-Идел буе һәм башка төбәк халыкларының тарихына, XVII—XVIII гасырдагы башкорт күтәрелешләренә, чыганакларны өйрәнү фәненә, археографиягә, тарихнамә багышланган.

1956 елда басылган «Очерки по истории Башкирской АССР» (1-нче том), «Материалы по истории Башкирской АССР» (4-5-нче том) хезмәтләренең авторларының берсе һәм мөхәррире була. «Очерки по истории Коми АССР» хезмәтенең автордашы була, «Материалы по истории Казахской ССР» хезмәтен әзерләүдә катнаша, «Очерки по истории Калмыцкой АССР» хезмәтенең мөхәррире була. «Очерки истории СССР. Период феодализм», «История СССР», «История Москвы» югары уку йортлары өчен әсбап авторларының берсе һәм мөхәррире була.

Хезмәтләре үзгәртү

    • Башкирское восстание 1662—1664 гг. // Исторические записки. — Т. 24. — М., 1947.
    • . — 2000 экз.
    • Солеваренная промышленность Соли Камской в XVII веке: К вопросу о генезисе капиталистических отношений в русской промышленности. — М., 1957.
    • О характере башкирских восстаний XVII — первой половины XVIII в. //Материалы научной сессии, посвящённой 400-летию присоединения Башкирии к Русскому государству. — Уфа, 1958.
    • Каменцева Е. И., Устюгов Н. В. Русская сфрагистика и геральдика: Учеб. пособие. — М.: Высшая школа, 1963. — 224 с. — 5000 экз. (в пер.)
    • Каменцева Е. И., Устюгов Н. В. Русская метрология: Учеб. пособие. — М.: Высшая школа, 1965. — 256 с. — 4000 экз. (в пер.)
    • Каменцева Е. И., Устюгов Н. В. Русская сфрагистика и геральдика. — Изд. 2-е. — М.: Высшая школа, 1974. — 264 с. — 31 000 экз. (обл.)
    • Каменцева Е. И., Устюгов Н. В. Русская метрология. — Изд. 2-е. — М.: Высшая школа, 1975. — 328 с. — 17 000 экз. (обл.)
    • Города феодальной России. — М., 1966.
    • Устюгов Н. В. Научное наследие: Экономическое развитие, классовая борьба и культура в Русском государстве в XVII в.: Народы Средней Азии и Приуралья в XIII—XVIII вв. / Ред. колл.: кандидаты ист. наук И. А. Булыгин, Н. Ф. Демидова, Б. В. Лёвшин; Архив Академии наук СССР. — М.: Наука, 1974. — 256 с. — 2 700 экз. (в пер.) (Книга представляет собой сборник лекций по 4 спецкурсам).

Әдәбият үзгәртү

Емельянов Е. П. Творческий путь Н.В. Устюгова в контексте развития советской исторической науки. — М.; СПб.: Нестор-история, 2017. — 312 с.

Сылтамалар үзгәртү

  • Устюгов Николай Владимирович // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Библиография
  1. 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
  2. 2,0 2,1 2,2 Устюгов Николай Владимирович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.