Николай Соболев (1904)

Советлар Союзы Каһарманы

Николай Соболев (1904 елның 19 декабре - 1957 елның 2 феврале) - 57нче гвардия танк бригадасы танкка каршы мылтыклар взводы командиры (7 нче гвардия механикалаштырылган корпусы, 60нчы армия, Үзәк фронт ), Советлар Союзы Герое .

Николай Соболев
Туган 19 декабрь 1904(1904-12-19)
Вилнүс, Вильно губернасы, Россия империясе
Үлгән 2 февраль 1957(1957-02-02) (52 яшь)
Яшел Үзән, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә сержант[d]

Биография үзгәртү

Соболев Николай Леонтьевич 1904 елның 19 декабрендә Россия империясенең Вильно губернасы Вильно шәһәрендә туган. Милләте -рус. Башлангыч белем.

1926-1929 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә.

Демобилизациядән соң ул хезмәт иткән Казан шәһәрендә кала. Аш-су фабрикасы директоры булып эшли.

1923 елдан КПСС /ВКП (б) әгъзасы.

1941 елдан - Тарловка авылындагы шифаханә директоры, директор урынбасары.

1942 елның мартында ул кабат армиягә алына. Шул вакыттан алып ул фронтта.

57нче гвардия танк бригадасы составында танкка каршы мылтыклар взводы командиры булып сугышкан. Днепрны кичкәндә аеруча зур батырлык кыла.

1943 елның 25 сентябрендә, Киев өлкәсенең Чернобыль районы Долматово авылы янында Днепрны кичкәндә, гвардия сержант Соболев рота командиры үлгәннән соң, командованиене үз өстенә ала. Уң як ярга күчүне оештыра.Плацдармны киңәйтү өчен көрәштә ПТР 2 танктан «Юнкерс» самолетын шәхсән үзе юк итә. Дошманның контратакасын кире кагуда катнаша, яралана.

1943 елның 17 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы указы белән, Днепрны кичкәндә

күрсәткән батырлыгы өчен гвардия сержанты Николай Леонтьевич Соболевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале белән бүләкләнә .

1943 елда сугышта алган яралары аркасында демобилизацияләнә.

Биектау районының Яр буе Морквашы авылында «Буш Моркваш» пионер лагере директоры булып эшли.

1946 елның маеннан Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яши.

Ул 1957 елның 2 февралендә вафат була.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

2010 елда Николай Соболев исеме Яр Чаллышәһәрендәге бер урамга бирелгән. (Залесный проспекты белән Нурмый Шәрипов урамы арасында) [1]. Яр Чаллының Дан аллеясында Җиңү паркында 2018 елның 30 августында аның бюсты урнаштырылган.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү