Николай Максимов (1911)


Николай Максимов (Николай Иван улы Максимов, 19 май 1911(1911-05-19)[1], Семилей[d], Саран өязе, Пенза губернасы, Россия империясе[1]5 май 1967(1967-05-05)[1] (55 яшь), Казан, РСФСР, СССР[1]) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).

Николай Максимов
Туган телдә исем рус. Николай Иванович Максимов
Туган 19 май 1911(1911-05-19)[1]
Семилей[d], Саран өязе, Пенза губернасы, Россия империясе[1]
Үлгән 5 май 1967(1967-05-05)[1] (55 яшь)
Казан, РСФСР, СССР[1]
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Арча зираты
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре авиационный инженер, CEO
Эш бирүче С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Николай Максимов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Николай Иван улы Максимов 1911 елның 19 маенда Пенза губернасының Зур Семилей авылында туа. Әтисе-Иван Гаврилович, Казанда тимер юл станциясе начальнигы.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, әтисе белән тимер юлда слесарь булып эшли. Комсомол буларак, 1928 елда 25 мең кеше арасында авылга колхозлар төзергә җибәрелә. Аннары Казан авиация институтында укый. Институтны тәмамлаганнан соң, Казан авиация заводында эшли башлый.

Бөек Ватан сугышында баш контролер, аннан әйдәп баручы инженер, цех начальнигы урынбасары, техник контроль бүлеге җитәкчесе, производство начальнигы, заводның баш инженеры була (1949 елда).

1960 елда Николай Ивановичны Казан авиация заводы директоры итеп билгелиләр, анда ул 1967 елда кинәт үлгәнчегә кадәр эшли.

Җитештерү эшчәнлеге белән беррәттән, Максимов иҗтимагый эшчәнлек белән дә шөгыльләнә: ТАССР Югары Советы депутаты, КПССның ике съезды делегаты була. 1967 елның 5 маенда Казанда инфаркттан үлә, Арча зиратында җирләнә.

Хәтер үзгәртү

Казанның Авиатөзелеш районында бер урам Максимов ( элеккеге Әстерхан урамы) исемен йөртә.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Социалистик Хезмәт Герое исеме (1966 ел)
  • Ике Ленин ордены
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены
  • "Кызыл Йолдыз" ордены
  • медальләр
  • Сталин премиясе лауреаты (1949)
  • Дәүләт премиясе лауреаты (1971, үлгәннән соң)
  • Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү