Неман

(Неман елгасы битеннән юнәлтелде)

Неман (рус. Неман, белар. Нёман, литв. Nemunas, алман. Memel, пол. Niemen) — Белорусия һәм Литвада елга (өлешчә Русиянең Калининград өлкәсе территориясеннән ага).

Неман
Neman river.jpg
География
АТБ Гродно өлкәсе, Минск өлкәсе, Калининград өлкәсе
Ил Беларус, Литва, Рәсәй
Координатлар 53°28'12.4"N, 27°21'56.9"E, 55°20'12.8"N, 21°14'57.1"E
Нинди сулыкка коя Балтыйк диңгезе Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 98 200 дүрткел киламитер Edit this on Wikidata
Озынлык 937 киламитер Edit this on Wikidata
Су чыгымы 678 Edit this on Wikidata


Озынлыгы 937 км, бассейнының мәйданы 98200 км². Минск калкулыгының көньягында башлана. Балтыйк диңгезенең Курш култыгына дельта хасил итеп коя. Неман түбән агамында ике тармакка бүленә: Русне (төп) һәм Гилия. Неман бассейнында кече күлләр күп. Кар, түбән агымында яңгыр суларыннан туена. Уртача су чыгымы 678 м³/сек. Декабрьдә туңа. Март ахырында, кайбер вакытта февраль яки апрельдә боздан арчыла.

Төп кушылдыклар: уң — Березина, Мяркис, Нярис, Нявежис, Дубиса, Юра, Миния; сул — Шчара, Шяшупе.

Неманда Каунас, Гродно, Друскининкай, Алитус, Пренай, Бирштонас, Юрбаркас кебек шәһәрләр урнашкан.