Нева бәрелеше1240 елның 15 июлендә Нева елгасында, Усть-Ижора бистәсе янында, Новгород Республикасы һәм Карелиянең швед, Норвегия, фин һәм Тавастия армияләренә каршы көрәше.

Нева бәрелеше
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Нева
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Усть-Ижора[d]
Урын Нева
Вакыт мизгеле 15 июль 1240
Эра Урта гасырлар
Катнашучы(лар) Новгород республикасы, Швеция, Кареллар, Finns proper[d], Хяме[d] һәм норвежцы[d]
Карта
 Нева бәрелеше Викиҗыентыкта

1239—1245 еллар картасы

Аның максаты булып Нева мамагы һәм Ладога шәһәре өстеннән контроль урнаштыру һәм варяг-грек сәүдә юлының иң мөһим өлешен яулап алу торган.

Көрәш алды үзгәртү

XIII гасырның беренче яртысында төрле карел, фин, Балтыйк буе һәм славян кабиләләре арасында күп санлы бәрелешләр була. Шведлар карел, фин, балтыйк һәм славян кабиләләрен чукындырырга һәм үз җирләрен талаудан сакланырга тырышалар, алар шулай ук Нева ярлары буенча һәм турыдан-туры Новгород җирләренә күп тапкырлар рейдлар үткәрәләр. Тарихның аерым чорларында, мәсәлән, XII гасыр ахырында Швеция үзе дә, үз эчендәге низаглар нәтиҗәсендә, илдән карел һәм фин кабиләләре качуына дучар була, ә 1187 елда алар Новгород гаскәрләре белән бергә Швециянең борынгы башкаласы Сигтунаны яндыралар.

1237 елның декабрендә Рим папасы Григорий ІХ Финляндиягә икенче тәре походы игълан итә, ә 1238 елның июнендә Дания короле Вальдемар II һәм Берләшкән орден магистры Герман фон Балк шведлар катнашында Эстонияне һәм Балтыйк диңгезенә якын территорияләрдә Россиягә каршы хәрби хәрәкәтләрне бүлү турында килешә. Рус җирләре бу елларда Монгол явы белән көчсезләнгән була.

Бәрелеш барышы үзгәртү

1240 елның җәендә Швед корабльләре Нева елгасының тамагына килеп җитәләр. Ярга төшкәч, шведлар һәм аларның союздашлары үз чатырларын Ижора Невага коя торган урында коралар.

1240 елның 15 июлендә сугыш башлана. Өлкән изводның беренче Новгород елъязмасында хәбәре кыскача гына түбәндәгечә була:


  И ту убиенъ бысть воевода ихъ, именемь Спиридонъ; а инии творяху, яко и пискупъ убьенъ бысть ту же; и множество много ихъ паде; и накладше корабля два вятшихъ мужь, преже себе пустиша и к морю; а прокъ ихъ, ископавше яму, вметаша в ню бещисла; а инии мнози язвьни быша; и в ту нощь, не дождавше свѣта понедѣльника, посрамлени отъидоша.  

Александр «король йөзендә үзенең үткен сөңгесе эзен калдырган...". А. Н.Кирпичников бу хәбәрне Швед короле отрядының Александр дружинасы белән беренче ат бәрелешкәндә үк җиңелүе дип тәкрарлый. Рус гаскәрләрендә кенәз отрядыннан тыш, үзләренең дружиналары булган новгородлыларның, ким дигәндә, 3 отряды һәм Ладога отряды була.

Сугыш кичкә хәтле дәвам итә. Шведлар җиңелә һәм иртән исән калган корабларда чигенеп, икенче ярга кача.

Рус гаскәрләре 20 хәлле сугышчысын югалта (бу сангааларның һәлак булган дружинникларын да кушырга кирәк). Һәлак булган шведларның гомуми саны шулай ук дистәләгән, хәтта йөзләгән була. Моннан тыш, «Жития» хәбәр итүенчә, Неваның икенче ярында җирле халык шведларның бик күп күмелмәгән җәсәдләрен тапкан.

Бәрелеш нәтиҗәсе үзгәртү

Шведларны җиңеп, рус гаскәрләре аларны Новгородка һәм Ладогага таба алга китүен туктата һәм шул рәвешле Швеция һәм орденның координацияләнгән гамәлләре куркынычлылыгын кисәткәннәр.

Әмма җиңүдән соң Александрның эшләр алып баруындагы роле артырга мөмкин дип курку сәбәпле, Новгород боярлары князьгә каршы төрле хәйләләр төзи башлаган. Александр Невский атасы янына китә, әмма бер елдан соң Новгород халкы янә Князьне Псковка килгән Ливон ордены белән сугышны дәвам итү өчен чакыра.

Чыганаклар үзгәртү

  • Пашуто В. Т. Александр Невский. — М.: Молодая гвардия, 1974. — С. 62—67.
  • Александр Нестеренко. «Александр Невский» Издательство: Олма-Пресс. Серия: Альтернатива. История, которую мы не знаем ISBN 5-224-05360-9
  • Чеснокова А. Н. Парадный въезд в новую страницу // Невский проспект. — Л.: Лениздат, 1985. — С. 7—9. — 208 с. — (Туристу о Ленинграде).
  • Анисимов Е. В. История России от Рюрика до Путина. Люди. События. Даты. Изд. 2-е, доп., 2010 год, 592 стр., ISBN 978-5-388-00696-7