Найиб Букеле, Найиб Армандо Букеле Ортез (исп. Nayib Armando Bukele Ortez, 1981 елның 24 июле, Сальвадор, Сан-Сальвадор) — Сальвадор сәясәтчесе, Сан-Сальвадор мэры (2015—2018). 2019 елның 3 февралендә үткән президент сайлауларның беренче турында илнең президенты итеп сайлана[2].

Найиб Букеле
46нчы Сальвадор президенты
Вазыйфага керешкән
2019 елның 1 июне
Сан-Сальвадор мэры
Вазыйфада
2015 елның 1 мае – 2018 елның 30 апреле
Аңа кадәр Норман Кихано
Дәвамчысы Эрнесто Муйшондт
Шәхси мәгълүмат
Туган 24 июль 1981(1981-07-24)[1] (42 яшь)
Сальвадор, Сан-Сальвадор
Сәяси фирка FMLN (2012—2017)
GANA (2017—х. в.)
Әни Ольга Ортез де Букеле
Әти Армандо Букеле Каттан

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1981 елның 24 июлендә Сальвадор башкаласы Сан-Сальвадор шәһәрендә Палестинадан чыккан ислам дине әһеле һәм күренекле бизнесмен, публицист д-р Армандо Букеле Каттан (?—2015) гаиләсендә туган[3]. Кечкенәдән эшмәкәрлеккә сәләтен күрсәтеп, 18 яшендә шәхси ширкәт җитәкчесе була. Сан-Сальвадорда урнашкан Хосе Симеон Каньяс исемендәге Үзәк Америка университетында (исп. UCA El Salvador) юристлыкка укый башлый, әмма укуын гаилә бизнесын дәвам итү өчен өзеп торырга була. Япон ширкәте Yamaha тауарларын Сальвадорда сату белән шөгыльләнүче Yamaha Motors El Salvador ширкәте хуҗасы, шулай ук OBERMET, S.A. DE C.V. ширкәте директоры һәм президенты.

Сәяси эшчәнлеге үзгәртү

2012 елның 11 мартында Фарабундо Марти исемендәге милли азатлык фронты — FMLN исеменнән Ла-Либертад департаменты Нуэво-Кускатлан муниципалитеты мэры итеп сайлана.

2015 елда FMLN һәм PSP фирка берлегеннән башкала мэры итеп сайлана.

2017 елның 10 октябрендә «фиркагә каршы эш алып баруда» гаепләнеп, FMLN составыннан чыгарыла.

2019 елның 3 февралендә узачак президент сайлауларында бәйсез кандидат буларак катнашырга тели, моның өчен Яңа идеяләр хәрәкәте оештыра. Әлеге хәрәкәтне фирка итеп үстерүгә ил белән соңгы 30 елда идарә иткән ике төп (ультрауң һәм ультрасул) сәяси фирка (FMLN һәм Милли республика альянсы) каршы төшкәч, сайлауларда катнашу өчен мөмкин булган бердәнбер юлны сайлый — Милли бердәмлек өчен киң альянс — GANA фиркасенә кушыла һәм сайлауларда әлеге фирка исеменнән үтә. Сайлау компаниясендә мәгариф өлкәсенә инвестицияләрне күбәйтүне, илдәге тоталь коррупция белән көрәшүне, илне яулап алган бандит һәм криминал субкультурага каршы торуны, ил халкының АКШка канунлы булмаган иммиграциясен киметүне вәгъдә итә[4].

2019 елның 3 февралендә узган президент сайлауларда сайлаучыларның 53 % тавышын җыеп, көндәшләре Карлос Каллеха (уң Милли республика алянсы фиркасе, ARENA) һәм Уго Мартинесны (Фарабундо Марти исемендәге милли азатлык фронты, FMLN) сайлауларның беренче турында ук җиңеп, илнең президенты итеп сайлана.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү