Наиф Акмал
Наиф Акмал, Наиф Нәҗип (Әхмәтнәҗип) улы Акмалов (Прагада: Naif Aqmal[1], 1973 елның 29 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Каташ-Каран) ― радиожурналист, Прагадагы Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе хәбәрчесе.
Наиф Акмал | |
---|---|
Туган телдә исем | Наиф Нәҗип улы Акмалов |
Туган | 29 сентябрь 1973 (51 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы , Каташ-Каран |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | радиожурналист |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1973 елның 29 сентябрендә Татарстан АССР Сарман районы Каташ-Каран авылында дин әһелләре нәселеннән булган гаиләдә туган.[2] Әтисе ― Нәҗип (Әхмәтнәҗип) Рәшит (Әхмәтрәшит) улы (1948) ― 1990-елларда Каташ-Каран мәктәбе директоры, 2011―2017 елларда шул ук авылның «Зөһрә» мәчете имамы.[3]
Наиф Каташ-Каран сигезьеллык (1988), Янурыс урта (1990) мәктәпләрендә укыган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган (1995).
1992―1994 елларда «Дөнья» газетасында эшләгән.
1994 елда ― «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр.
1993―1996 елларда ― «Азатлык» радиосының Татарстандагы штаттан тыш хәбәрчесе.
1995―1996 елларда ― «Татарстан» радиосының «Дөнья» студиясендә мөхәррир.
1996 елдан ― Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе (Прага) журналисты.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ PRAGADAN - KAZANGA: Naif Aqmal. ТАТАР ГАЗЕТАСЫ - ТАТАРСКАЯ ГАЗЕТА
- ↑ Нәсим Акмал. Кемдер калыр барыбер сагынып... «Безнең мирас», 2014, № 11.
- ↑ Акмалов Назиб Рашитович. audit-it.ru
Әдәбият
үзгәртү- Акмалов Наиф Нәҗип улы / Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы: «Идел-йорт», 2000, 11нче бит.