Наилә Бинарк

Татар чыгышлы Төркия журналисты

Наилә Бинарк, Наилә Фазлы(й) кызы Камай (Төркиядә: Naile Binark; 1940 ел, Корея2023 елның 19 октябре, Төркия, Әнкара) ― татар чыгышлы төркияле укытучы, журналист, Төркия татарларының 1960―1980 еллардагы активисты. Төркиядә татар мәдәниятен, сәнгатен яшәтү һәм танытуга зур өлеш керткән[1].

Наилә Бинарк
Туган телдә исем Наилә Фазлы(й) кызы Камай
Туган 1940(1940)
Корея
Үлгән 19 октябрь 2023(2023-10-19)
Төркия, Әнкара
Милләт татар
Ватандашлыгы Төркия Төркия
Һөнәре китапханәче
Җефет Мәһмәт Исмәт
Балалар Мутлу
Ата-ана
  • Фазлы(й) (әти)
  • Хәлимә (әни)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1940 елда Кореядә Хәлимә һәм Фазлы(й) Камай гаиләсендә дөньяга килгән[1]. 1950-елларда Камай гаиләсе Төркиягә күченгән. Наилә Камай Әнкара университетының[d] китапханә бүлегендә белем алган.

Берничә ел Финляндиядә яшәгән, андагы татар балаларына ана теле дәресләре биргән[2]. «Ана теле һәм уку китабы» (Ana tili hem uku kitabı) дигән дәреслек язган (Хельсинки, 1973). Татар мәкальләре белән бәйле җыентык (Atalarsüzi) әзерләп бастырган (Хельсинки, 1976)[1].

Финляндиядә яшәгән чорда, Төркиядә яшәүче татарларның (Казан төркиләренең) мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте органы буларак, 1970―1980 елларда Истанбул шәһәрендә төрек телендә нәшер ителгән «Казан» журналы белән тыгыз элемтәдә торган. Әлеге басмага Финляндия татарлары тормышы турында кызыклы хәбәрләр җибәреп торган. Мәсәлән, әлеге журналның 3нче санында 1973 елның 20 маенда Илһам Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан сәнгать төркеменең Хельсинкида концерт куйганын хәбәр иткән. 23 май көнне Финляндиядәге татарлар тарафыннан Илһам Шакиров һәм аның төркеме өчен оештырылган чәй табынында Наилә Бинарк «Татар халык җырлары» дигән темага чыгыш ясаган. Финляндия татарларының үзешчән театр төркеме Наилә Бинарк язган «Хуҗа Насретдин» дип исемләнгән бер пәрдәлек татарча пьесаны сәхнәләштергән[1]

Төркиягә кайткач, Әнкара татарлары җәмгыяте тормышында, төрле кичәләр оештыруда теләп катнашкан. Галим Әхмәт Тимер (1910―2003) тарафыннан (профессорлар Габидин Итил, Осман Недим Туна белән бергә)[3] 1961 елда корылган Төрки мәдәният тикшеренүләр институтында эшләгән (мәсәлән, Төрекчә язу тарихында кушаматлар (псевдонимнар) индексын тикшергән [4]) һәм шуннан лаеклы ялга чыккан.

1970―1980-елларда Төркиядә нәшер ителгән «Казан» иҗтимагый-мәдәни журналында татар мәдәнияте, әдәбияты, фән-мәгарифенә кагылышлы мәкаләләр (мәсәлән, Рәшит Рәхмәти Аратның 70 еллыгына («Казан», 1970 елның декабре, 1(2)нче санда); Габдулла Тукай шигырьләрендә салкын темасы (1973 ел, 10нчы санда)[5]; Габдулла Баттал-Таймасның 95 еллыгына (1978 ел, 8 (21)нче санда һ.б.) язып бастырган[6].

2023 елның 19 октябрендә вафат. 20 октябрьдә Әнкараның Җәбәҗи Асрый зиратында (төр. Cebeci Asri Mezarlığı) дәфен ителгән[7].

Шәхси тормышы

үзгәртү
 
Кызы Мутлу Бинарк, Хаҗәттәпә университеты профессоры

Әнкара университетында укыганда Мәһмәт Исмәт исемле төрек егетенә кияүгә чыккан. Мәһмәт Исмәт Бинарк озак еллар Төркия Министрлар Кабинеты каршындагы Дәүләт архивы баш мөдире булып эшләгән, Татарстан Баш архив идарәсенә төрле мәсьәләләр буенча ярдәм итүе билгеле[8]. Ике бала үстергәннәр. Кызлары Мутлу Бинарк (төр. Mutlu Binark) ― Хаҗәттәпә университеты[d] профессоры, коммуникацияләр факультеты деканы[9][10].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү