М. Т. Калашников исемендәге Ижевск дәүләт техник университеты

Ижевскида (Удмуртия) вуз

М. Т. Калашников исемендәге Ижевск дәүләт техник университеты (рус. Ижевский государственный технический университет имени М. Т. Калашникова, арча Ижысь М. Т. Калашников нимо техникая кун университет) — Удмуртия башкаласы Ижевскида урнашкан югары уку йорты. 1994 елга кадәр — Ижевск механика институты. 2012 елдан Михаил Тимофей улы Калашников исемен йөртә.

М. Т. Калашников исемендәге Ижевск дәүләт техник университеты
Халыкара исем
Izhevsk State Technical University
Нигезләнгән 1952
Ректор Валерий Павел улы Грахов
Адрес 426069, Ижевск, Студенческая ур., 7
Сайт istu.ru
3нче уку корпусы

ТарихҮзгәртү

Ижевск дәүләт техника университеты (1994 елга кадәр — СССР (РФ) югары белем министрлыгының Ижевск механика институты) СССР Министрлар Советының 1952 елның 22 февралендә кабул ителгән 1034нче санлы карары нигезендә, СССР (РФ) югары белем министрлыгының СССР, Удмуртия АССР һәм Ижевск шәһәрен квалификацияле инженер кадрлар белән тәэмин итүче югары уку йорты буларак оештырылган.

Вузны оештыруның башлангыч чорында, Бөек Ватан сугышы елларында Ижевск шәһәрендә эвакуация вакытында инженерлар әзерләүдә тәҗрибәсе булган Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының(рус.) потенциалы киң кулланыла.

1952 елда югары уку йортына беренче 200 студент кабул ителә. Вузда факультетлар һәм белгечлекләр саны арта бара, Воткинск, Сарапул, Глазов, Чайковский, Камбарка шәһәрләрендә филиаллары ачыла.

2012 елда университетка Михаил Тимофей улы Калашников исеме бирелә.

Гомуми мәглүматҮзгәртү

Югары уку йортын гамәлгә куючы — РФ Хөкүмәте, РФ фән һәм югары белем министрлыгы карамагында.

Вуз белән Гыйльми Шура идарә итә. Аның вәкаләтләре гамәлдәге законнар һәм Ижевск дәүләт техник университетының Уставы белән көйләнә. Шулай ук вузның Укыту-методик һәм Экспертлар советлары эшли. Университет эшчәнлеге белән турыдан-туры ректор идарә итә.

64 кафедрада (аның 50 се – профильле кафедра) 700 гә якын укытучы эшли. Аларның 60 % тан артыгының гыйльми дәрәҗәләре бар. Ачылганнан бирле вузда 50 меңнән артык белгеч әзерләнгән.

Ачылган вакытта югары уку йорты шәһәр үзәгендә бер корпуста урнаша. Хәзерге биналары шәһәр читендә урман кырында урнашкан. Студентлар шәһәрчегендә: 8 уку корпусы, стадион, «Интеграл» студентлар сарае, 7 тулай торак, профилакторий, туклану комбинаты, студентлар хастаханәсе урнашкан. 2012 елда төзелә башлаган бассейн 2013 елның 30 гыйнварында ачылган.

РейтингларҮзгәртү

2014 елда «Эксперт РА» агентлыгы вузга «Е» рейтинг классы биреп, БДБ илләренең иң яхшы югары уку йортлары исемлегенә кертә[1].

РекторларҮзгәртү

  • 1952 — Владимир Павел улы Остроумов
  • 1964 — Николай Василий улы Талантов
  • 1972 — Василий Александр улы Карпунин
  • 1975 — Алексей Матвей улы Липанов
  • 1983 — Олег Иван улы Шаврин
  • 1989 — Иван Василий улы Абрамов
  • 2007 — Борис Анатолий улы Якимович
  • 2017 — Валерий Павел улы Грахов

ФакультетларҮзгәртү

  • Машина төзү факультеты (элекке механика (белгечлек) факультеты, 1952 елда ачылган)
  • «Машина төзү, автомобиль төзү һәм металлургиянең заманча технологияләре» институты (элекке механика-технология факультеты, 1952 елда ачылган, 2004 елга кадәр — Робототехника факультеты)
  • Приборлар төзү факультеты (1961 елда ачылган)
  • "Санлы икътисад" институты (1965 елда ачылган, 1992 елга хәтле һәм 2016-2018 елларда – Инженерлык-икътисад факультеты, 1992-2016 елларда - «Менеджмент һәм маркетинг»)
  • В. А. Шумилов исемендәге архитектура һәм төзелеш институты (1972 елда ачылган)
  • «Информатика һәм исәпләү техникасы» институты (1993 елда ачылган)
  • «Математика һәм табигать фәннәре» факультеты (1999 елда ачылган)
  • Энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы институты (2003 елда ачылган, 2018 елга хәтле – җылылык техникасы факультеты)
  • А. И. Тихонов[2] исемендәге физик тәрбия һәм спорт институты (2012 елда ачылган)
  • Халыкара укыту программалары институты (2018 елда ачылган)
  • Өзлексез һөнәри белем институты (1998 елда ачылган )
  • Өстәмә һөнәри белем институты (2015 елда ачылган, элекке — вуздан соңгы һәм өстәмә һөнәри белем факультеты, 1998 елда ачылган)
  • Белем бирү технологияләре институты (2018 елда ачылган)

Студент отрядларыҮзгәртү

 
«Механ» отряды эмблемасы
  • 1967 елда ВЛКСМ ҮК каршындагы СТО үзәк штабы каршында авыл төзелешендә, авыл хуҗалыгын электрлаштыруда эшләү өчен студентларның беренче төзү отрядлары (СТО) оештырыла. Штаб «Удмуртия» транспорт төзелеше студент отрядын оештыра, соңрак отряд икегә бүленә, отрядта ИМИ (ИжДТУдан) 191 студент, 4 — УДПИ (УдДУ) һәм 2 — ИДМА студенты була. «Удмуртия-1» отряды вәкилләре Яңавыл станциясендә минераль ашлама склады төзи, шулай ук складка тимер юл тупигы уздыра һәм тимер юл эшчеләре өчен ике катлы торак йорт сала. «Удмуртия-2» отряды вәкилләре Пермь крае Октябрь районы Чад станциясендә ике торак йорт, ике пассажир платформасы төзүдә һәм төп тимер юлын салуда эшли.
  • 1968 елда ИМИ (ИжДТУ) студентларыннан «Транзистор» отряды һәм «Энергия» отряды оеша, алар Удмуртиянең ерактагы авылларына электр челтәре сузуда эшли.
  • 1971 елда Удмуртиядә беренче мәртәбә студентларның поезд проводниклары отряды, 1974 елда ИМИ (ИжДТУ) студентларыннан педагогик отрядлар оеша.
  • 1987 һәм 1988 елларда ИМИ (ИжДТУ) һәм башка вуз студентларының төзелеш отрядлары Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңүче була.

Хәзерге заман отрядларыҮзгәртү

  • 2001 елда Удмуртиядә студент отрядлары яңадан торгызыла. ИжДТУда «Victory», «Д. Э. М. С.», 2005 елда «РОМАТ», «Эдельвейс», «Проф.com» отрядлары оеша.
  • 2004 елның 4 мартында ИжДТУ каршында «Механ» исемле студент отрядлары штабы булдырыла.
  • 2008 елда проводниклар, төзүчеләр һәм педагоглар отрядлары оеша. Студентларның төзелеш отрядлары Сочиның олимпия объектларында эшли.
  • 2013—2014 елларда «Данко», «Италмас», «Молот» отрядлары оеша.

ГалереяҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү