Мөхәммәт Гали Җиннаһ

Мөхәммәт Гали Җиннаһ, тулы исем-фамилиясе Мөхәммәт Гали Җиннаһбһай, урд. محمد علی جناح‎ (1876 елның 25 декабре, Британия Һиндстаны, Карачи1948 елның 11 сентябре, шунда ук) — Һиндстан һәм Пакистанның сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, Пакистан дәүләтен оештыручы «Милләт атасы» (урд. بابائے قوم‎‎, Baba-i-Qaum), «Бөек лидер» (урд. قائد اعظم‎‎, Qayid-i-Azam), Пакистан байрагы Пакистанның беренче генерал-губернаторы (1947-1948).

Мөхәммәт Гали Җиннаһ
Пакистан байрагы 1нче Пакистан генерал-губернаторы
Вазыйфада
1947 елның 15 августы – 1948 елның 11 сентябре
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Дәвамчысы Һаваҗа Назиметдин
Шәхси мәгълүмат
Туган 25 декабрь 1876(1876-12-25)
Karaçi, Британия Һиндстаны, Британия империясе
Үлгән 11 сентябрь 1948(1948-09-11) (71 яшь)
Пакистан, Карачи
Сәяси фирка ҺМК (1896-1913)
Мөселман лигасы (1913-1948)
Җефет Emibai Jinnah[d] һәм Джинна, Марьям[d]
Әни Митһибай Җиннаһбһай
Әти Пуния Җиннаһбһай
Белем Оксфорд университеты, Линкольнс-Инн[d] һәм Cathedral and John Connon School[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
М. Ганди белән. Бомбей, 1944
 
Карачидагы мавзолее

1876 елның 25 декабрендә Британия Һиндстанының Бомбей президентлыгы Карачи шәһәрендә туган. Әтисе тегүче гаиләсеннән чыккан, гуҗарат милләтеннән бай сәүдәгәр була. Карачида мәдрәсә һәм христиан мәктәбе тәмамлый. 1892 елда әтисе һәм аның куларкадашы Лондонга һөнәрчелеккә укырга җибәрәләр, ләкин Мөхәммәт Гали Лондонда Lincoln’s Inn мәктәбендә юриспруденцияне өйрәнә, адвокат һөнәрен үзләштерә.

1896 елда, 20 яшендә, Бомбей (хәзерге Мумбай) шәһәрендә адвокатлык конторасы ача, шәһәрдә беренче мөселман адвокаты була.

1897 елдан Бомбейның югары судында эшли башлый. 1930 елга кадәр адвокатлык эшен ташламый.

1906 елда Калькуттада Һиндстан милли конгрессының (ҺМК) сессиясендә катнаша.

1908 елда Югары судта милли-азатлык көрәше лидеры Бал Гангадһар Тилакны (en) (1856-1920) азат итүне таләп итә.

1911 елда Аллаһабадта узган һинд-мөселман берлеге конференциясендә катнаша.

1910 һәм 1916 елларда Британия Һиндстаны канун чыгару шурасы әгъзасы итеп сайлана.

1913 елда Мөселман лигасына кушыла, 1920 елда лиганың президенты итеп сайлана.

1921 елда, Маһатма Гандиның тыныч юл белән каршылык күрсәтү («хезмәт итешмәү хәрәкәте») кампаниясенә риза булмыйча, ҺМКдан чыга.

Һиндстан парламентында ил халкының чиреген тәшкил итүче мөселманнарга 1/3 урын бирүне таләп итә.

1930-1934 елларда Лондонда яши, Бөекбритания хөкүмәте оештырган Һиндстанның конституцион төзелешен тикшерүгә багышланган «түгәрәк өстәл конференцияләре»ндә (1930, 1931) катнаша.

1940 елда Мөселман лигасы утырышында Британия Һиндстаны урынына ике мөстәкыйль дәүләт төзү таләбе куелган резолюция кабул ителә. Мөхәммәт Гали Җиннаһ Һиндстан халкын катгый рәвештә дини билге буенча бүлү һәм мөселман халкы яшәгән өлкәләрне Һиндстаннан аерып алып, шулар нигезендә аерым мөстәкыйль Пакистан дәүләте төзү яклы була. Бу хәл һиндләр һәм мөселманнар арасында дошманлык китереп чыгара, канлы бәрелешләргә, Һиндстан-Пакистан конфликтларына юл ача.

1947 елда Һиндстан ике дәүләткә (доминион) бүленгәч һәм Пакистан дәүләте төзелгәч, Пакистанның беренче генерал-губернаторы була. Пакистанда, дәүләтне оештыручы буларак, хөрмәт ителә, аңа үзе исән чакта ук «Милләт атасы», «Бөек лидер» исемнәре бирелгән.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 8 (Гр-Ди). М.: НИ БРЭ, 2007. ISBN 978-5-85270-338-5
  2. Руссика. Школьная энциклопедия. Новейшая история. XX век. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4

Әдәбият үзгәртү

  1. С. Уолперт. Джинна – творец Пакистана. М., 1997.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү