Муса Җәлил һәйкәле (Барда)

Һәйкәл - бюст (Барда, Барда районы, Пермь крае, Россия)

Муса Җәлил һәйкәле (рус. Памятник Мусе Джалилю) ― Пермь крае Барда районы административ үзәге Барда авылында күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә (1906―1944) 2024 елның 15 июнендә ачылган һәйкәл (бюст).

Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Пермь крае, Барда районы, Барда, Муса Җәлил скверы
Сынчы Винера Абдуллина (бюст)
Төзелеш датасы 2024 ел
Материал бронза

Һәйкәлнең авторы ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2012) скульптор Винера Абдуллина (Санкт-Петербург). Муса Җәлил бюсты Пермь краена 2024 елның маенда җибәрелгән.

Һәйкәл 2024 елның 15 июнендә, Барда районында узучы XIV Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе кысаларында ачылган. Һәйкәлне ачу тантанасында Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин[d], БТК Милли шурасы рәисе, ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Пермь крае Барда муниципаль округы хакимият башлыгы Хәлил Алапанов, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән татар активы һәм башкалар катнашкан[1]. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәйкәлгә чәчәкләр салган [2].

2013 елда Бардада Бөтендөнья авыл Сабантуе көннәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886―1913) район администрациясе бинасы каршында һәйкәл ачылган булган[3].

Тасвирлама

үзгәртү
 
Һәйкәлнең бюст өлеше. Автор Винера Абдуллина

Һәйкәл район үзәгендә яңа ачылган һәм татар шагыйре хөрмәтенә аталган скверда[4] урнаштырылган. Баскычлап күтәртелгән коңгырт төстәге мәрмәрдән ясалган аслыкка шагыйрьнең бронза бюсты урнаштырылган. Шагыйрь хәрби киемнән итеп ясалган. Бюсттан астарак, аслыкның алдына татар (өстә) һәм рус телләрендә шагыйрь турында мәгълүмат язылган табличкалар урнаштырылган:

Муса Җәлил
(1906–1944)
Советлар Союзы Герое,
татар халкының бөек шагыйре

Муса Джалиль
(1906–1944)
Герой Советского Союза,
великий поэт татарского народа

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү