Муса Баймуханов - Советлар Союзы Герое

Муса Баймуханов
Туган телдә исем БАЙМУХАНОВ МУСА БАЙМУХАН УЛЫ
Туган 16 октябрь 1910(1910-10-16)
Макатский район[d], Гурьев өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Үлгән 18 март 1945(1945-03-18) (34 яшь)
Польшаның Бяла шәһәре янында, Зюльц шәһәреннән төньяк-көнбатышта
Күмү урыны Бяла[d][1]
Милләт казакъ
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены
Хәрби дәрәҗә Гвардия кече лейтенанты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Баймуханов Муса Баймухан улы 1910 елның 3(16) октябрендә Казахстанның Атырау өлкәсе Макат районы 16 нчы номерлы авылда эшче гаиләсендә туа. Милләте - казах. 1942 елдан ВКП(б) әгъзасы. 1932 елда Алма-Ата шәһәрендә эшчеләр факультетын тәмамлый. Казахстан ССРның Гурьев өлкә прокуратурасында өлкән секретарь, аннары тикшерүче, соңрак шәһәр прокуратурасында тикшерүче булып эшли. Кызыл Армиягә 1941 елның 22 июнендә Макат РХК тарафыннан алына. 1941 елның 24 августында Ленинград фронтында беренче тапкыр яралана.

Сугышчан юлы үзгәртү

1942 елда Алабугадагы Хәрби-сәяси училищены тәмамлый. Гвардия кече лейтенанты, I Украина фронтының 21 нче армиясе 120 нче Гатчина Кызыл Байраклы укчылар дивизиясе 538 нче укчылар полкында укчылар взводы командиры. Беренчеләрдән булып Одер елгасын кичә.

1944 елда Мәскәү пулемётчылар училищесын тәмамлый.

1945 елның 21 гыйнварында тутырылган бүләкләү документыннан: «Гвардия кече лейтенанты Баймуханов батыр, кыю һәм инициативалы офицер. Сугышчыларның Одер елгасын кичүен (Ополе шәһәре янында, Польша) оста оештырды. Аның взводы, ныгып җитмәгән яшь боз өсләтеп, дошман уты астында югалтуларсыз елганың сул ярына чыга, дошман дзотына гранаталар ташлап станоклы пулемётны һәм өч гитлерчыны юк итә, шулай итеп 538 нче укчылар полкының башка подразделениеләренә елганы тиз кичәргә ярдәм итә. Баймуханов Одерфельде торак пунктына беренчеләрдән булып бәреп керә. Немецларның бик нык каршылык күрсәтүенә һәм контрһөҗүмнәренә карамастан, лейтенант Баймуханов взводы сугышуын дәвам итә. Баймуханов үзе 9 фашистны үтерә. Баймуханов алдынгы сафка басып сугышчыларны каһарманлыкка, хәрби бурычны уңышлы үтәргә алып бара».

Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы Указга 1945 елның 10 апрелендә, гвардияче һәлак булганнан соң гына кул куела.

Муса Баймуханов 1945 елның 18 мартында сугыш кырында башын сала. Польшаның Бяла шәһәре янында, Зюльц шәһәреннән төньяк-көнбатышта җирләнгән.

Бүләкләре үзгәртү

Ленин ордены

Чыганак үзгәртү

https://pamyat-naroda.ru/heroes/podvig-chelovek_nagrazhdenie46727848/

  1. 1,0 1,1 http://www.warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero_id=8907