Миңлегали Нәдергулов
Миңлегали Нәдергулов (7 октябрь 1953 ел) — башкорт әдәбияты белгече, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре докторы (2010). 2003 елдан Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007), Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты (2013).
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
СССР Россия |
Туу датасы | 7 октябрь 1953 (71 яшь) |
Туу урыны | Ишбулды, Кашкаровский сельсовет[d], Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР[1] |
Һөнәр төре | галим |
Эш урыны | Башкорт дәүләт университеты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Академик дәрәҗә | филология фәннәре докторы[d] |
Активлык урыны | РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты |
Бүләкләр |
Биографиясе
үзгәртү- Миңлегали Хөсәен улы Нәдергулов 1953 елның 7 октябрендә Башкорт АССРның Матрай районы (1993 елдан Башкортстан Республикасының Зилаер районы) Ишбулды авылында туган. Баймак мәктәп-интернатында урта белем ала. 1971-1973 елларда армиядә хезмәт итә. Зилаер район Советы башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе була.
- 1980 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
- 1980 елдан алып Россия Фәннәр Академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли. 1997 елдан алып әдәбият бүлеге мөдире.
- 1981-1990 һәм 2009-2010 елларда (1987-1989 елларда җитәкче) археографик экспедицияләрдә катнаша.
- Башкорт дәүләт университетында һәм Башкорт дәүләт педагогия университетында лекцияләр укый.
Гыйльми эшчәнлеге
үзгәртүМиңлегали Нәдергуловның гыйльми тикшеренүләре башкорт әдәбияты тарихына, археографиягә, текстологиягә, әдәби тәнкыйтькә багышланган. Габделкадир Инан, Гали Чокрый, Фазыл Туйкин, Ризаэтдин Фәхретдинов, Гарифулла Киеков һәм башкаларның әсәрләрен текстологик яктан тикшереп, басмага әзерли. «Башкорт әдәбиятының тарихи-функциональ жанрлары» («Историко-функциональные жанры башкирской литературы», 2002), «XVI—XX гасыр башындагы башкорт тарихи-әдәби әсәрләре» («Башкирские историко-литературные сочинения XVI — начала XX века», 2013) китапларында шәҗәрә, тәварих һәм тарихнамәнең барлыкка килү тарихы һәм үсеше яктыртылган.
6 томлы «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) басмасының автордашы, башкорт әдәбияты антологиясе һ.б. төзүчеләрнең берсе. 170 тән артык фәнни хезмәт авторы.
Хезмәтләре
үзгәртү- XVI—XX гасыр башы башкорт тарихи язмаларының стиль үзенчәлекләре. Уфа, 2004 ел.
- Краткое описание фонда М.Уметбаева из архива Уфимского научного центра РАН. Уфа,1993. (рус.)
- Историко-функциональные жанры башкирской литературы. Уфа, 2002. (рус.)
- Башкирские историко-литературные сочинения 16 — начала 20 века. Уфа, 2013. (рус.)
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).
- Россия Фәннәр Академиясе Президиумының Мактау грамотасы.
- Россия Тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Мактау билгесе.
- Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары министрлыгының Мактау грамотасы.
- Уфа кала мэриясенең Мактау грамотасы.
- Гали Чокрый исемендәге премия лауреаты (2013).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
Сылтамалар
үзгәртү- Нәдергулов Миңлегали Хөсәен улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Чыганаклар
үзгәртү- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 (рус.) (Тикшерелгән 15 май 2019)
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.) (Тикшерелгән 15 май 2019)