Миңлегали Камалов

Миңлегали Камалов (9 март 1928 ел — 8 апрель 1998 ел) — галим-табиб.. 1960-1987 елларда Башкорт АССР-ның сәламәтлек саклау министры һәм 6-12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Медицина фәннәре кандидаты (1959). Башкорт АССР-ның атказанган табибы (1980), ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1975). Хезмәт Кызыл Байрак (1970) һәм ике «Хөрмәт Билгесе» (1961, 1966) ордены кавалеры.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 9 март 1928(1928-03-09)
Туу урыны Чуенчы, Дәүләкән районы
Үлем датасы 8 апрель 1998(1998-04-08) (70 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия
Һөнәр төре табиб
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Академик дәрәҗә медицина фәннәре кандидаты[d]
Бүләкләр

Биографиясе үзгәртү

Миңлегали Хаҗигали улы Камалов 1928 елның 9 мартында Башкорт АССРның Бәләбәй кантоны[1] Чуенчы авылында күп балалы гаиләдә туган. Камаловларның гаиләсендә барысы җиде бала була, бишенчесе — Миңлегали.

1946 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә. Яхшы уку белән беррәттән җәмәгать эшләрен башкара, спорт белән шөгыльләнә.

Югары белем алгач, 1951-1956 елларда Мишкә районында хирург һәм район Советы башкарма комитетының сәламәтлек саклау бүлеге мөдире булып эшли. Аннары Уфага күчә, 1959 елдан Башкорт АССРның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы була.

1960 елда Башкорт АССРың сәламәтлек саклау министры итеп тәгаенләнә һәм бу вазифада 1988 елгача эшли. Аның җитәкчелегендә республиканың медицина өлкәсендә уңай үзгәрешләр була: медицина профилактика эшчәнлеге үсеш ала, ашыгыч медицина ярдәме оештыру системасы камилләштерелә; сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы эшчәннәренә медицина хезмәтен күрсәтүнең яңа формалары үсә; Г. Г. Куватов исемендәге Җөмһүрият клиник хастаханәсе яңадан төзекләндерелә; заманча җиһазландырылган гемодиализ һәм бөер күчереп утырту бүлекләре булган Җөмһүрият балалар клиник хастаханәсе төзелә; Әлшәй, Дәүләкән, Дүртөйле, Мәләвез, Яңавыл районнарында 200-250 урынлы хастаханәләр төзелә[2].

1988 елдан Миңлегали Камалов — Җөмһүрият клиник хастаханәсендә бүлек мөдире, 1992 елдан — сугыш ветераннарының Уфа туберкулез госпитале начальнигының оештыру-методик эшләре буенча урынбасары.

Миңлегали Хаҗигали улы Камалов 1998 елның 8 апрелендә Уфа шәһәрендә вафат була.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Медицина фәннәре кандидаты М. Камалов 150-гә якын фәнни хезмәт язган. Шуларның күбесе үт куыгы юлларының хирургия мәсьәләләрен ачыклауга багышланган.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • ике «Хөрмәт Билгесе» ордены (1961, 1966)
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1971)
  • ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1975)
  • Башкортстанның атказанган табибы (1998)

Хәтер үзгәртү

  • Уфа шәһәрендә Миңлегали Камалов яшәгән йортка мемориаль тактаташ куела (Совет районы, 8 Март урамы, 20; Әй урамы, 85)
  • Дәүләкән шәһәренең Дан Аллеясында Камалов Миңлегали Хаҗигали улы истәлегенә Хәтер тактаташы урнаштырылган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. хәҙер Башҡортостан Республикаһы Дәүләкән районы
  2. Газета «Медик», ноябрь,2019 г. «Минигали Хазигалиевич Камалов министр здравоохранения БАССР в 1960—1987 годы прошлого века стр.14»

Сылтамалар үзгәртү

  • Камалов Миңлегали Хаҗигали улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 7 март 2021)