Михаил Спиридонов

Спиридонов Михаил Григорьевич (28 апрель 1952 ел) — рәссам. 1996 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Михаил Спиридонов
Туган 28 апрель 1952(1952-04-28) (71 яшь)
Башкортстан, РСФСР, СССР
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Спиридонов Михаил Григорьевич 1952 елның 28 апрелендә Уфада туган. 1970 елда Уфада А. А. Кузнецов исемендәге 1-нче санлы балалар сәнгать мәктәбен тәмамлый[1].

Хәзерге вакытта Уфада яши һәм эшли.

Ижатта метафизик сәнгать юнәлештәге вәкилләргә карый.

Әсәрләре АКШ, Алмания, Польша, Израиль, Франция галереяларында, М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, «Мирас», «Урал» (Уфа) галереяларында, К. А. Савицкий музеенда (Пенза), Россиядә һәм чит илләрдә шәхси тупланмаларда саклана.

Күргәзмәләре үзгәртү

Михаил Спиридонов 1976 елдан республика, зона, төбәк, бөтенрусия һәм чит ил күргәзмәләре катнашучысы. Аның 70 кә якын шәхси күргәзмәсе Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең шәһәрләрендә үтә. Ул Уфа, Мәскәү, Вологда, Төмән, Свердловск, Чиләбе, Варшава шәһәрләрендә күмәк күргәзмәләрнең катнашучысы.

Эшләре үзгәртү

«Уфимский дворик», 1977; «Шорохи», 1979; «Путешествие в отрезке времени», 1987; «Белый путь», 1993; «Светозария», 2001; «Незнакомый полустанок», 2007; «Зов», 1990; «Путники», 1992.

«Мерцающая свинья», «Красное окно», «Путешествие в отрезке времени».

Әдәбият үзгәртү

  • Газета «Известия РБ» от 17 апреля 2007 г.
  • А. Гарбуз «Современная художественная культура Башкортостана» Изд-во «Гилем», Уфа, 2007 г.
  • «Земляничное места» Михаила Спиридонова, Новосибирск. 2009 г.
  • Каталог «Михаил Спиридонов. Живопись» . Изд-во МК РБ, 1994 г.
  • Каталог «Востокозапад. Живопись». Изд-во «Слово», Уфа, 1994 г.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү