Косарев Михаил Федорович (19312017) — совет һәм Россия археологы, тарих фәннәре докторы, профессор.

Михаил Косарев
Туган телдә исем рус. Михаил Фёдорович Косарев
Туган 3 декабрь 1931(1931-12-03)
Ярок[d], Городское поселение город Карасук[d], Карасук районы, Көнбатыш Себер крае[d], РСФСР, СССР яки Алтай крае, РСФСР, СССР
Үлгән 28 апрель 2017(2017-04-28) (85 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Тум дәүләт университеты[d]
Эш бирүче РФА археология институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Урал һәм Көнбатыш Себер археологиясе өлкәсендә белгеч. Көнбатыш Себердә төрле дәвердәге һәм төрле мәдәнияттәге археологик комарткыларның тикшерүче. Көнбатыш Себернең борынгы һәм урта гасыр тарихын өйрәнүгә палеогеографик һәм палеографик тикшерүләрне яклаучы. 220-дән артык фәнни мәкалә, шул исәптән берничә монография авторы[1].

Биографиясе үзгәртү

Косарев Михаил Федорович 1931 елның 3 декабрендә Алтай крае Карасукский районы Ярык авылында туган (хәзерге Новосибирск өлкәсендә) туган.

Белеме үзгәртү

1954 елда Томск дәүләт университетының тарих-филология факультетын белем ала, киләсе биш елда Новосибирск өлкәсендә халык мәгарифе системасында эшли. 1962 елда ССБР Фәннәр академиясенең Археология институты (хәзерге РФА Археология институты) аспирантурасында белем ала һәм бер елдан соң штатка алына.

1964 елда «Урта Об-Иртыш Бронза гасыры» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, ә 1976 елда — «Көнбатыш Себернең Бронза гасыры» темасына докторлык диссертациясе яклый.[2].

Эшчәнлеге үзгәртү

1950-1960 елларда М. Ф. Косарев Томск өлкәсендә археологик эшләр башкара: Десятков җирлегендә, Новомосковский һәм Лавровский торакларында, Шеломо-1 шәһәрендә казу эшләрен алып бара, шулай ук Парабель культ урынын, Саус һәм Самуська-4 каберлеген казуда катнаша.

1981 елдан — Урал-Себер археологиясе группасы җитәкчесе, 1989-1994 елларда — РАН Археология институтының таш һәм бронза гасырлар бүлеге мөдире булып эшли.

Аспирантлар белән җитәкчелек итә (15 кандидатлык диссертациясе яклыйлар); Воронеж, Урал, Омск һәм Томск дәүләт университетларында махсус курстан алып бара[1].

2017 елның 28 апрелендә Мәскәүдә вафат була. Мәскәү өлкәсе Солнечногорск райлны Перепеченов авылында җирләнгән.[3].

Искәрмә үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Молодин В. И. К семидесятилетию Михаила Федоровича Косарева // Мировоззрение древнего населения Евразии : Сборник статей. — М.: Старый сад, 2001.

Сылтамалар үзгәртү