Кар бөртеге, кар кристаллы (рус. Снежинка, снежный кристалл) — һавадан җир өстенә төшә торган каты атмосфера явым-төшеме, боз кристаллы. Болыт һәм томанның туңган тамчысында су парларының сублимациясе [1] нәтиҗәсендә барлыкка килә. Әлеге процесс (суның газсыман халәттән каты халәткә күчүе) температура 0°Cтан шактый түбән булганда гына күзәтелә.

Табигый оешкан кар бөртекләре бер-берсеннән очраклы ясалышы белән аерыла. Характерлы алты тармагы булу бозның кристаллик төзелешенә бәйле.
Кар бөртегенең символы

Тасвирлама үзгәртү

Кар бөртекләре алты кырлы пластинка һәм йолдызлар, баганачыклар һ. б. формаларда булырга мөмкин. Кар бөртегенең ак төстә булуы һавага бәйле. Төрле нурлар һава һәм кристалл чикләренә төшеп чагыла. Кар бөртекләре 95 % һавадан тора, шуңа күрә алар бик җиңел һәм ипле генә җиргә төшә (0,9 км/c.). 1887 елның 28 гыйнварында Форт-Кеода (Монтана, АКШ) иң зур кар бөртеген теркәгәннәр: диаметры 15 дюйм (яки 38 см)[2]. Гадәттә, кар бөртегенең диаметры 5 мм, авырлыгы 0,004 г була.

Төрләре үзгәртү

 
Israel Perkins Warren буенча кар бөртекләренең башлангыч классификациясе

Кар бөртекләрендә, суның үзенчәлекле молекуляр структурасы булу сәбәпле, 60-120 градуслы почмаклар гына булырга мөмкин. Бу кристаллар формалашу процессында атмосферада кабат-кабат вертикаль рәвештә күчеп йөри, өлешчә эри һәм яңадан кристаллаша. Шунлыктан дөрес кристалларның даими әйләнеше бозыла һәм кушма формалар барлыкка килә. Нәтиҗәдә, геометрик күптөрлелек барлыкка килә, табигатьтә ике охшаш кар бөртеген очратып булмый. Гади, призма кебек кар бөртекләре түбән юешлектә барлыкка килә, молекула төзелешендә төрле булсалар да, бер-берсенә охшашлар. Йолдызга охшаган кар бөтекләре күзгә күренеп торучы геометрик формалы була.

  Бөтен кар бөртекләре дә төрле, аларны төркемнәргә, классларга бүлү — һәркемнең шәхси теләге.
Кеннет Либрехт, иң зур кар бөртекләре коллекциясен җыйган
 
  Кар бөртекләренең төрлелеге күзгә күренгән Җиһандагы барлык атомнар саныннан да күбрәк.
Джон Нельсон, Рицумэйкан университеты (Киото, Япония) физигы
 

Барлыкка килү үзгәртү

Кар бөртекләре (кар кристаллары) күбрәк салкын температурада барлыкка килә. Җил көньякта, океан һәм диңгез өстендә йөзеп йөргән болытларны төньякка куа. Салкын һавага килеп кергән болытлар әкренләп суына, һәм бик вак, җиңел кристаллар — кар бөртекләре хасил була, су тамчылары боз тамчыларына әйләнә.

Болыттагы вак су тамчылары шундый ук тузан бөртекләре белән кушылып бозлангач, кар бөртекләре барлыкка килә. Аннан соң 0,1 мм лы кристаллар җиргә төшә башлый һәм әкренләп һавадагы конденсация нәтиҗәсендә үсә бара. Нәтиҗәдә, алты очлы кар бөртекләре барлыкка килә.

Галерея үзгәртү

Уилсон Бентли (18651931) туплаган кар бөртекләре:

.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сублимация — суның газсыман халәттән каты халәткә күчүе, дымлы һавадан боз барлыкка килү
  2. Monthly Weather Review, 1915, 73.