Боз яву (рус. Град) — елның җылы вакытында (күбесенчә, җәй көне) бик куәтле яңгырлы өем болытлардан җир өстенә төшә торган каты атмосфера явым-төшеме.

Боз яву (болыт астында)

Тарих үзгәртү

 
Бозлы болыт сул якта яшел төстә

Һаваның температурасы + 10° тан күтәрелгәндә, гадәттә, яшенле яңгыр вакытында ява. Тыгыз боз кисәкчекләре рәвешендә була. Боз кисәкчекләре төрле формада очрый. Бозның диаметры 2-5 мм була. Кайбер боз кисәкләре (рус. градины) күгәрчен йомыркасы, хәтта тавык йомыркасы зурлыгына җитә. Бу вакытта боз яву зур афәтләр китереп чыгара (үсемлекләрне харап итә, автомобильләргә техник-матди зыян китерә, бина тәрәзәсе пыялаларын вата, түбәләрне, коймаларны тишә һ. б.)

Боз явуны булдырмау үзгәртү

Боз явуны булдырмас өчен:

  • бозга каршы ракеталар яки снарядлар кулланалар
  • очкычтан болыт өстенә реагентлар (гадәттә, көмеш иодиды яки кургаш иодиды) сиптерәләр. Боз кисәкләре вакланалар һәм җиргә төшкәнче эреп бетәләр.

Боз яву озакка бармый: 1-2 минуттан 10-20 минутка кадәр сузылырга мөмкин. Күпчелек очракта боз яву коеп яуган яшенле яңгыр белән бер вакытта була.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү