Иске ИбрайТатарстан Республикасының Аксубай районындагы авыл. Иске Ибрай район үзәге Аксубайдан 13 чакрым ераклыкта утырган. Авылда татарлар яши.

Иске Ибрай
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Аксубай районы
Координатлар 54°53'тн, 51°2'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 1943 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423078
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Старое Ибрайкино

Почта индексы — 423078.

Иске Ибрай авылы тарихы үзгәртү

Археологлар Иске Ибрай авылы яныннан язулы кабер ташы тапканнар. XVIII йөзгә мөнәсәбәтле мәгълүматларны бергә туплап чыгарган тарихчы-галим Д. А. Корсаков җыентыгыннан күренгәнчә, Иске Ибрай авылында 192 йомышлы татар, 24 керәшен татары, Яңа Ибрай авылында 159 йомышлы татар, 24 керәшен татары исәпләнгән. 142 номеры белән «Новопоселенная Ибрайкина» авылы теркәлгән. Анда 8 йомышлы татар көн иткән. Тарихчы А. Артемьев китабында күрсәтелгәнчә, Иске Ибрай авылындагы 316 хуҗалыкта 924 ир-ат һәм 1012 хатын-кыз яшәгән, авылда бер мәчет эшләгән. Яңа Ибрай авылындагы 314 хуҗалыкта 916 ир-ат һәм 888 хатын-кыз исәпләнгән, авылда мәчет булган. Бер тарихи чыганакта (XIX йөз) Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авыллары телгә алына. Икесендә дә 2500 дән артык кеше яшәгәнлеге, икешәр мәчет һәм борынгы шәһәрлек урыннары булуы ассызыклана. Тарихчы К. П. Берстель хезмәтендә күрсәтелгәнчә, Иске Ибрайда — 3106, Яңа Ибрайда 2926 татар кешесе гомер иткән. Кече Сөлчә суы ярына урнашкан Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авылларының һәр икесендә 2500 дән артыграк кеше яшәгән, икешәр мәчетләре булган, авыллар янында борынгы шәһәрлек хәрабәсе теркәлгән.

Аксакаллар сөйләвенә караганда, авыл элекке вакытта урман эчендә, бер калку җиргә утырган булган. Хәзер ул урында каберлекләр саклана. Анда татарлар һәм чуашлар яшәгән. Татар каберлеге — суның уң ягында, ә чуаш каберлеге суның сул ягында булган.

Әйткәнебезчә, авыл урынында элек зур урман булган. Урман арасыннан тирән, чиста, саф сулы Кече Сөлчә елгасы аккан. Шул елганың төньяк ярында авыл оеша, ә көньяк ярында сазлык булган. Әле хәзер дә әрәмәдә берничә урында сазлык бар, һәм ул шактый гына мәйданны алып тора.

Авылга иң беренче булып Ибрай исемле кеше нигез салган, авыл да аның исеме белән аталган. Шуннан соң бирегә халык шактый күпләп күчеп утыра. Иң элек хәзерге башлангыч мәктәп урамы барлыкка килгән, аннан соң яңа урамнар оешкан.

Килеп утырган халык, урман төпләп, басу-кырлар ясаган. Авыл янында Ышна кыры исеме алган басу халык телендә әле дә кулланыла. Табигать шартлары яхшы булганга күрә, хуҗалыклар һәм кешеләр саны да бик тиз арта. Ләкин сәнәга үзәкләреннән ерак торганлыктан, авыл сәяси һәм мәдәни яктан шактый артта калган була. Авылга беренче мәртәбә пыялалы лампа 1867 елда, ә тимер сабан 1900 ел тирәсендә генә алына. Авылда натураль хуҗалык өстенлек иткән, хуҗалыклар үз продуктларын читкә аз чыгарган һәм читтән дә аз керткән.

1913 елда авылда 700 ләп хуҗалык булган һәм авылның бөтен байлыгы байлар кулында тупланган. Авылдагы ике су тегермәне, ике җил тегермәне, бодай һәм тары яргычлар, уру, сугу машиналары да алар кулында булган. Элекке вакытта авылда биш мәхәллә булып, һәр мәхәлләгә үз мәчете хезмәт күрсәткән. Аның берсе, яңа балалар бакчасы урнашкан урындагысы, урталык мәчете яки баш мәхәллә дип аталган. Ул 1936 елгы янгында харап булган.

Чавал мәчете беренче мәхәллә дип аталган. Ул хәзер Ганиев Вәлиәхмәтләр яши торган урында урнашкан булган. Бу мәчетнең манарасы 1943 елда киселә, анда намаз уку туктатыла һәм 1949 елга кадәр төрле склад булып хезмәт итә. 1949 елда урта мәктәп ачылгач, ул чит авыллардан килеп укучы кыз балалар өчен интернат булып тора. Мәчет, 1960 елда сүтелеп, мәктәп йортына күчерелә һәм остаханә (мастерской) итеп җайлаштырыла.

Икенче мәхәллә мәчете агач кибет янында, хәзер яңа мәчет салынган урында була. Сугыш башлану белән аны башлангыч мәктәп итеп файдаланалар. 1983/84 уку елына кадәр бу бина мәктәпнең филиалы булып хезмәт иткән. Анда Чавал очы, Түбән оч, Тимерәй очы балалары башлангыч белем алганнар.

Өченче мәчет Тимерәй урамында булган. 1955 елга кадәр ул да мәктәп хезмәтен үтәгән, аннан аны сүтеп больница йортына күчерәләр, һәм ул участок больницасы булып тора. Соңыннан аны да сүтеп кирпеч заводына утынга ташыйлар.

Дүртенче мәчет Сәрвәретдинов Таҗетдиннар йорты урынында урнашкан була. Ул сугыш елларында һәм 1950 елга кадәр «Партизан» колхозы идарәсе булган. Анда колхоз бухгалтериясе урнашкан, 1950 елда аны сүтеп башлангыч мәктәп ясыйлар, һәм 1983 елга кадәр анда балалар укый.

Бу биш мәчетнең дә манаралары 1943 елда киселә. Авылда элек ике бүлмәле мәдрәсә эшләгән. Ул хәзерге идарә каршындагы күл буена урнашкан була. Монда егетләр генә белем алган. Аларны баш мәхәллә мәчете мулласы Вәлимөхәммәт мулла укыткан.

1927 елда иске мәктәп төзелгәч, барлык балалар да шул бер мәктәптә укый башлыйлар, кечкенә мәктәпләр бетерелә. 1949 елда мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә. Берничә авылга бер генә мәктәп булганлыктан, монда күрше авыллардан да укучы балалар килеп укый.

Авылда 1858 елда 3003 кеше (1495 ир-ат), 1912 елда 3790 кеше (1902 ир-ат) яшәгәнлеге мәгълүм. Хәзер авылда 700 ләп йорт исәпләнә.

Табигать һәм тирә-як үзгәртү

Иске Ибрай авылы бик матур урынга урнашкан. Авыл тирәсе урман. Аерым урыннарда зирек, карама агачлары күп булып үсә. Авыл тирәсендә елга-инеш, чишмә-кизләүләр дә җитәрлек. Кече Сөлчә (халык аны инеш дип атый) авылның уртасыннан ага. Хәзер ул саеккан, суы да элеккечә саф, чиста түгел инде. Ул Олы Сөлчәгә кушыла.

Авыл тирә-юнендә кечерәк һәм сай сулы елгалардан түбәндәгеләрен атап китәргә мөмкин: Карамалы, Коршанлы, Җәүдәй, Сабил, Бабил, Тимерәй, Коры, Алан башы, Чавал сулары һ. б. Алар Кече Сөлчәгә килеп кушылалар. Урман, Тегермән алды, Казыган, Алан, Киләк, Күрекле куак күлләре әле дә булса исән. Чишмә-кизләүләрдән: Биек тау, Кызылъяр, Сәех бабай, Карама, Тимерәй, Урталык һ. б. Алар матур итеп кечкенә өйләр эченә алынган, түбәләренә манара куелган. Чишмәләр тәмле сулары белән җәен-кышын авыл халкын, килгән кунакларны туендырып, сөендереп торалар.

Ташбилге каберлегендә ике изге кыз мәете күмелгән, дип сөйлиләр. Тарихчы С. М. Шпилевский хезмәтендә Иске Ибрай авылы янында шәһәр хәрабәләре билгеләнгән.

Авылда Керәшен очы дип йөртелгән урам бар. Чукындыру сәясәте вакытында авыл халкы чукындырылган булган. Хәзер авылда татарлар гына яши. Элек анда чуашлар да яшәгән, алар икенче урынга күчеп киткәннәр һәм чуаш авылына нигез салганнар.

Авылда ике зират бар: Акан тегермәне зираты һәм Оч зираты. Зиратларны авыл кешеләре карап торалар: һәр ел саен өмә була, чүп-чардан чистартыла. Зиратның тирә-ягы тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, матур итеп буялган.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.6 °C -10.6 °C -5.5 °C 5.3 °C 14.3 °C 19.2 °C 20.9 °C 18.5 °C 12.9 °C 5 °C -4.1 °C -9.8 °C 4.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.6 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.