Марат Сираев

министр (Татарстан АССР, РСФСР, СССР)

Марат Сираев, Марат Әшрәп улы Сираев (1936 елның 1 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Урта Әлки2023 елның 26 феврале, РФ, ТР, Казан) — дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе (1994-2000), Татарстан Республикасы Дәүләт контроль комитеты рәисе (1990-1994), Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры (1983-1988), РСФСР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1982). [1]

Марат Сираев
Туган телдә исем Марат Әшрәп улы Сираев
Туган 1 май 1936(1936-05-01)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Урта Әлки
Үлгән 26 февраль 2023(2023-02-26) (86 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре агроном, министр
Балалар улы, кызы
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» орденыРСФСР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре - 1982

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1936 елның 1 маенда Татарстан АССР Әлки районы Урта Әлки авылында биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Әтисе 22 ел МТСта «Коммунар» комбайнында эшләгән. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 5нче класстан 6 километрдагы күрше авыл урта мәктәбенә йөреп укый. 1955-1956 елда армиядә хезмәт итә: Сарытау кече командирлар авиация мәктәбендә радист-механик белгечлеге ала. 13 айдан соң, Хрущевның армияне кыскарту сәясәте буенча, карт әти-әнисе өчен бердәнбер туендыручы буларак, вакытыннан алда демобилизацияләнә.

Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә, ел ярым укыгач, агрономия факультетына читтән торып укуга күчеп, авылына кайта.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1956-1958 елларда ― Әлки районында МТС, 1958-1960 елларда ― «Динамо» колхозы учетчигы.
  • 1960-1961 елларда ― район башкарма комитеты бүлек мөдире, 1961-1962 елларда райком пропагандисты.
  • 1962 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, 1962-1963 елларда «Энергетик» совхозында агроном булып эшли, аннары ТАССР Куйбышев районы «Пичкасский» совхозы парткомы секретаре итеп сайлана.[2]
  • КПССның Әлки район комитетында инструктор, гомуми бүлек мөдире була.
  • 1965-1968 елларда ― Алексеевский районы «Разумовский» совхозы директоры (совхоз үзәге Зур Тигәнәле). [3]
  • 1971 елда КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлагач, партиянең Алексеевск район комитетының икенче секретаре булып эшли.
  • 1971-1976 елларда ― Апас районы башкарма комитеты рәисе вазифасын башкара.
  • 1976 елдан 1983 елга кадәр ― Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министрының (У. Ш. Җиһаншин) беренче урынбасары.
  • 1979-1983 елларда ― республика «Сельхозхимия» берләшмәсенең җитәкчесе булып тора.
  • 1983 елдан 1988 елга кадәр ― Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры.
  • 1988-1990 елларда ― Татарстан АССР статистика идарәсе җитәкчесе.
  • 1990-1994 елларда ― Татарстан Республикасы Дәүләт контроль комитеты рәисе.
  • 1994 елдан 2000 елга кадәр ― Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе [4]
  • 2000-2008 елларда – «Казан кремле» музей-тыюлыгы директорының беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете фондының генераль директоры.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

  • 1983-1990 ― ТАССР Югары Советы депутаты
  • 1990-1992 ― ТССР Югары Советы депутаты
  • 1992-1994 ― ТР Югары Советы депутаты

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны, улы, кызы.

«За голосами в Кандагар» (К., 2000) китабы авторы. [5]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү